Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче декабрь, Алсу Сафина). Яңа ел алдыннан Казанда тагын бер проблемалы объект – “Молодежный” торак комплексында 112
фатирлы 3 номерлы йор тапшырылды. Шатлыклы вакыйга белән “Фон” өлешчеләрен
казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Торак комплексның
биш йортыннан әлегә кадәр берсе генә – 231 фатирлы 4-нче йорт тапшырылган иде. Ул
эксплуатациягә 2015 елның көзендә кертелде. Ике подъездлы алмашынучан катлы (14-16
катлы) 3-нче йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә иде – аны казан шәһәр Думасы
депутаты Рөстәм Рамазанов җитәкләгән “Дорстрой Комплектация” компаниясе төзеп
бетерергә алынды. Җәен объектта Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты, ул
вакытта фатирларда штукатурка эшләре бара иде.
Хәзер, эшләр
тәмамлангач, шәһәр башлыгы өч бүлмзле фатирның берсен карпа чыкты. “сыйфаты
яхшы, йорт җылынып өлгергән – кереп, отделка эшләрен башкарырга була”, - диде
шәһәр башлыгы. “Вәгъдәне үтәвегез яхшы, бигрәк тә Яңа ел алдыннан, - дип өстәде
ул Башкарма комите җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка
мөрәҗәгать итеп. – Бер атна гына үтте, ләкин 25 декабрь һәм 2 гыйнвар арасында
аерма зур – фатирларын яңа алучылар Яңа елны яхшы кәеф белән каршыларлар”.
“Фон” өлешчеләре
белән аралашканда, Илсур Метшин аларга түземлекләре һәм оешкан булганнары өчен рәхмәтен
белдерде. “Вәгъдә иткәнне, соҗарып булса да, Яңа ел алдыннан гамәлгә ашыра алдык.
Хәзер сез алданган өлешчеләр түгел, ә фатир хуҗалары. Подрядчыларыбызга, Азат
Робертовичка һәм башка катнашучыларга рәхмәт”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы охшаш
проблемалы бер генә йортның да булмавына игътибар итте. “Бер үк шәһәр, бер үк халык,
бер үк җитәкчелек булса да, һәр йортта үз проблемалар төене, бер-бер артлы
аларны чишәбез”, - дип билгеләп үтте Илсур Мешин. “Сезнең өчен бу, Аллага
шөкер, үткәндә калган тарих. Күршеләрегез белән әле бу юлны үтәргә була”, - дип
ассызыклады ул.
Мэр сүзләре
буенча, “Молодежный” ТК йортлары белән бәйле бер катлаулы момент – аларда фатирларның
күп өлешенең сатылган булуы, һәм төзү эшенә кулланырга мөмкин булган
активларның аз булуы. “Татарстан президентына рәхмәт – җир буенча беренче указ
(Серов урамы буенча - искәрмә) һәм ресурсларны без сезнең йортка юнәлттек”, -
дип аңлатты Мэр.
Ул билгеләп
үткәнчә, торак комплексның эшләр дәвам итәчәк киләсе объекты булып 1 номерлы
йорт тора, аннан соң – 2 номерлы йорт. Иң катлаулы хәл 5 номерлы йортта
саклана, ул әлегә кадәр свайлар этабында тора.
Өлешчеләр республика
җитәкчелегенә, Казан Мэрына, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасарына
ярдәмнәре өчен рәхмәт әйттеләр. “Вәгъдә иттеләр – эшләделәр, без бик шат”, -
диде алар.
“Бәхет, бәхетле
Яңа ел һәм бары яхшы хәбәрләр уңаеннан гына очрашырга”, - дип теләде Казан Мэры
азакта. Өлешчеләр һәм шәһәр башлыгы озак көтелгән объект тапшырылу уңаеннан
истәлеккә фотога төштеләр.
Очрашуда шулай ук
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Торак сәясәте идарәсе
җитәкчесе һ.б. катнашты.