(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар!
Барыбызның да көтеп алган һәм яраткан бәйрәме Яңа ел якынлашып килә. Гаилә учагының җылысы белән сугарылган бу бәйрәм изгелеккә ышаныч бүләк итә һәм узып баручы ел нәтиҗәләрен чыгарырга өнди.
Соңгы елларда без күп төрле мегапроектлар гамәлгә ашырдык: заманча спорт комплексларыннан башлап, югары технологияле медицина үзәкләренә кадәр. Хәзер юлларыбызны, йортлар ишегалларын, сырхауханәләрне алга чыгарырга вакыт җитте. Узып баручы елда үзәк урамнарыбызны һәм кварталлар эчендәге юлларны актив рәвештә, узган елгы белән чагыштырганда 2 тапкырга артык, төзекләндердек. Йортларыбыз ишегалларында тәртип урнаштырдык, хәзер, соңгы алты елда, Казан ишегалларының яртысы төзекләндерелде. Шәһәрнең барлык сырхауханәләре капиталь төзекләндерелде. Борынгы мәдәният йортларыбызга алындык. Ике яңа мәктәп ачылды.
Капиталь төзекләндерү программасы дәвам итә, аның ярдәмендә күп кенә йортлар тәртипкә китерелде, киләсе елда тагын да күбрәк планлаштырыла. Программаны гамәлгә ашырган ун ел эчендә Казан торак фондының яртысы диярлек төзекләндерелде. Ниһаять, узып баручы елда берничә дистә ел хыялланган программалар старт алды! Аккош күлләрен коткару буенча катлаулы эшләр башланды: ике күл торгызылды, өченче кибүдән коткарылды. Инвестицион программа ярдәмендә шәһәрнең өч районында өч төзелеш мөмкинлеге яңадан барлыкка килде. Самосырово полигоны хәтерләрдә генә калачак – киләсе елда ул зур бер яшел калкулыкка әйләнәчәк.
Әлеге үзгәрешләрнең барысы да яраткан Казаныбызны яшәү өчен тагын да уңайлы ясыйлар һәм бер максатка хезмәт итәләр: кешеләрнең яшәү сыйфатын арттыру. Барлык яңа проектларыбызны гамәлгә ашырып, Казаныбызны тагын да ямьләндерербез, дип ышанам. Якын ярада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр арасында – футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын лаеклы уздыру.
Барлык казанлыларга ихластан сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! 2018 ел күңел түрендәге теләкләрегезне һәм иң кыю планнарыгызны тормышка ашырсын! Бәйрәм көннәрендә дә, эш көннәрендә дә сезгә уңыш юлдаш булсын. Теләсә нинди һава торышында да сезне якыннарыгызның мәхәббәте һәм игътибары җылытып торсын!”, - диелә мөрәҗәгатьтә.