(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Раштуа бәйрәме белән
котлады.
“Православие
динендәге казанлыларны Раштуа бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм!
Әлеге бәйрәмнең
серлелеге православие динендәге кешеләрнең йөрәкләрен шатлык һәм ышаныч белән
тулыландыра, традицияләр һәм рухи кыйммәтләр аша миллионлаган кешеләрне
берләштерә. Бу изге ниятләр һәм эчкерсез гамәлләр, мәрхәмәтлелек һәм килешү,
игътибар һәм якыннарың турында кайгырту вакыты.
Берничә йөз ел
дәвамында төрле конфессия вәкилләре үзара килешеп яшәгән күпмилләтле шәһәребездә
Раштуа тынычлык һәм кешеләр арасында килешү символы булып тора. Бүген православие
динендәге казанлылар белән бергә бәйрәм шатлыгын, нинди диндә булуына
карамастан, барлык шәһәрлеләр дә уртаклаша.
Бәйрәм көннәренең
сихри уты йөрәкләребезне җылылык белән тутырсын. Барлык православ христианнарга
сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм изге эшләрдә илһам телим”,
- диелә мөрәҗәгатьтә.