(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы декабрь, Михаил Ченцов). Меңнән артык бала яңа ел алды көннәрендә уза
торган “Новые приключения Щелкунчика” бал-маскарадында бушлай
катнаша алачак. Казан Мэры исеменнән тамашага сәләтле балалар, инвалид-балалар
һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылды. Кичә Илсур Метшин тамашаларның
берсендә булды һәм балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
“Сезне Яңа ел
белән котлавыма бик шатмын. Сезгә сәламәтлек телим, безне, әти-әниләрегезне,
әби-бабаларыгызны уңышларыгыз белән шатландырып торыгыз”, - дип сәламләде
кечкенә тамашачыларны Илсур Метшин. Һәм олыларга мөрәҗәгать итте: “Хөрмәтле
ата-аналар, сезнең йөзегездә барлык казанлыларга 2017 ел өчен рәхмәтемне
белдерәм. Казан матур, уңайлы шәһәр булсын өчен һәрберебез үз урынында эшләде. Балаларыбыз
шәһәребездә үзләренең сәләтләрен үстерә алсын өчен тырыштык. Алар яхшы укысын,
самими булсын, могҗизалар барлыгына – Кыш бабай белән Кар кызы килеп,
теләкләрен чынга ашырасына ышансын өчен көч куйдык. Ихластан котлыйм”, - диде
шәһәр башлыгы.
Петр Чайковскийның
искиткеч музыкасы астына танылган “Щелкунчик и мышиный король” әсәре мотивлары
буенча куелган яңа ел бал-маскарады тамашачыларны мавыктырды. Әлеге әсәр ике
гасыр дәвамында курку белмәс Щелкунчик, аның Күселәр патшасын җиңүе, дуслык һәм
могҗизаларга ышану турында сөйли.
Гөлнара
Мөхаммәтгалиева кызы Камилә белән бирегә Мэр чакыруы буенча килгән. Хатын-кыз
сүзләре буенча, алар Ратушада беренче тапкыр. “Монда бик матур. Бал-маскарад
бик ошады, шундый тамашалар күбрәк булсын иде”, - диде ул.
Күп кеше “Щелкунчикны”
карарга үзләре килгән. “Тамаша бик ошады, бик матур булды. Яңа ел рухы сизелә”,
-дип уртаклашты тәэсирләре белән әнисе белән килгән кечкенә Мира Тетруашвили.
Яңа ел тамашалары
Казан ратушасында 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.