(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Зилә Гайфи). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән традицион яңа ел алды очрашуы уздырды. Ратушада үткән очрашуда телевизион, басма һәм электрон мәгълүмат чараларынан 30-га якын журналист бар иде. Шәһәр башлыгы ел нәтиҗәләрен чыгарды һәм алга таба эш планы белән уртаклашты.
Сораулар төрле темаларга карата бирелде – транспорт һәм социаль учреждениеләр төзүдән алып демография һәм Татарстан башкаласы Мэрының шәхси тормышына кадәр. Илсур Метшин бер сорауны да игътибарсыз калдырмады. Мэр журналистларга шәһәр проблемаларын хәл итүдә булышлык итүләре өчен рәхмәтен белдерде. “Ел тиз узды, мин сезгә бу юнәлештә ярдәмчеләребез булуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Бергәләшеп вакыйгаларга бай булган 2017 елны уздырабыз. Беренче тапкыр эшләгән эшләребез булды, саннарны сез беләсез. Сезнең һәм шәһәрлеләр тарафыннан кискен куелган сораулар, безнең эш планнарына үзгәрешләр кертергә ярдәм итте”, - диде Мэр очрашуны ачып.
Очрашу башында Илсур Метшин узып баручы елның ниләр белән истә каласын әйтеп үтте. Ул инфраструктураны яхшырту, аерым алганда Татарстан Президенты булышлыгы белән юлларны капиталь төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне атап үтте. 2017 елда Казанда юлларны төзекләндерүгә бүленгән бюджет күләме ике тапкыр артты – 6 млрд сум, - диде Мэр.
“Россия юлларының сыйфатын тикшерә торган иҗтимагый оешмалар безне лидерлар рәтенә кертте. Без начар юллар шәһәре булудан туктадык. Бу һәрбер кеше сизә торган глобаль үзгәрешләр. Төзекләндерү эшләре үзәк юллардан башка юлларда да башкарылды. 340 ишегалды төзекләндерелде, бу элекке еллар белән чагыштырганда, ике тапкыр артты. Беренче тапкыр бакчачылык ширкәтләренә илтә торган юллар төзекләндерелде. Салмачи бистәсендә зур күләмдә эш башкарылды, җир астында җир өстендәге эшләргә караганда күбрәк эш башкарылды, анда без проблемаларның зур төенен чиштек. Президентка башкалабызга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт”, - диде Мэр.
Шәһәр өчен төп булып саналган ишегалларын капиталь төзекләндерү программасы экваторны узды. Мэр билгеләп үткәнчә, 2,5 меңгә якын ишегалды төзекләндерелде, бу барлык торак фондның 50 процентын тәшкил итә. Быел әлеге программа 240 объектка кагылды, киләсе елда 270 йортка кагылыр, дип планлаштырыла, дип ышандырды Мэр. Төп нәтиҗә – башкарылган эш күләмендә генә түгел, шәһәрдә төзекләндерүне комплекслы итеп башкарырга өйрәнүдә дә, дип саный Мэр. Параллель рәвештә мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
Журналистлар Мэрга Аккош күлләре системасын экореабилитацияләү проектын гамәлгә ашыру өчен рәхмәт әйттеләр. И.Метшин фикере буенча, 2017 ел шәһәр өчен бу өлкәдә “алга китеш” елы булды. Шәһәр башлыгы шулай ук шәһәр өчен уникаль булган территорияне яңартуда инвестор буларак “ТАИФ” компанияләр төркеме катнашуын билгеләп үтте.
Шәһәр инфраструктурага кагылышлы еллар буе өлгереп килгән сорауларны чишә башлады – сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү программасы башланды, Самосырово чүплегендә рекультивацияләү эшләре старт алды, “Заречье” КНС төзелде, “Водоканал” МУП объектлары модернизацияләнде. “Алга таба ышаныч белән карарга ярдәм иткән мондый карарлар 50 елга бер кабул ителә”, - дип әйтте Мэр әлеге проектлар турында.
“Фон” һәм “Свей” компанияләреннән фатирлар алган өлешчеләр хәле шәһәр һәм республика җитәкчелегенең ныклы күзәтүе астында тора. И.Метшин сүзләре буенча, көн саен башкарылган эш нәтиҗәсендә, Яңа ел алдыннан алтынчы проблемалы объект тапшырылды.
Шәһәр башлыгы зур казаныш дип демографик хәлнең яхшыруын атады. “Алаг таба 90-нчы еллардагы демографик “чокыр” аркасында кимү булырга мөмкин. Әмма мин 2005 елны хәтелим, ул вакытта 16 меңгә якын кеше үлде, 8700 – туды. Хәзер капма-каршы хәл – туучылар саны ике тапкыр артты, 1,5 млн халык саны – ерак түгел”, - диде Мэр.
Беренче булып журналистлардан Казан өчен әле хәл ителмәгән чүп яндыру турындагы сорау яңгырады. “Бүгенге көндә башка технология юк. Швейцария, Австрия, Япония кебек илләр бар, аларда экология стандартлары медецина операция бүлмәләренең стерильлеге кебек җентекләп үтәлә. Дөньяның иң имин илләрдә генә шундый заводлар бар”, - диде Мэр.
Илсур Метшин Швейцариядәге чүп яндыру заводына эшлекле сәфәргә баруын сөйләде (охшаш технлогия буенча Россиядә чүп яндыру заводы төзергә планлаштырыла). “Үз күзләрем белән күрмәгән булсам, мөхтәрәм экспертларга ышанмас идем. Завод диварларыннан 5 метр киткәч, бернинди ис юк. Төтен дә, ис тә юк, чөнки фильтрлар системасы анда смета бәясеннән 40% тора. Якында, 300 м ераклыкта – элиталы торак поселок, 450 м ераклыкта – балалар бакчасы һәм мәктәп. Әйе, без башта чүпне аерым җыю юлын үтәргә тиешбез, без моны бергәләшеп эшләргә тиеш. Һичшиксез, халык белән очрашырбыз, ачык тыңлаулар үткәрербез”, - диде Мэр.
Планлаштырылган төзелеш эшләре турында сорау яңгырады. “Без моны максималь рәвештә “яшел зоналарны” саклап һәм яңаларын булдырып, эшләячәкбез. Бүген бездә бер машинага 5 яшь агач туры килә. Яшеллекләрне без саклаячакбыз, шул ук вакытта шәһәрне һаман саен киңәйтеп булмый. Беренче чиратта, халык мәнфәгатьләре өчен яр буйлары, скверлар һәм парклар булдырып кына яңа микрорайоннар төзеләчәк, - диде Мэр.
Күпчелек сорау инфраструктура турында бирелде. Аерым алганда, бер журналистның республикада кертелергә тиешле “Поселок” программасы турында сорвына җавап биреп, шәһәр башлыгы әлеге программаның кирәклеге белән ризалашты. “200 меңгә якын кеше бистәләрдә яши. Һәм алар –казанлылар. Зур бер проблемалар төенен чишә алырдый программа кирәк. Республика җитәкчелегенә рәхмәт, алар ярдәме белән әлеге проблема чишелә башлады. Соңгы елларда Казан бистәләрендә 8 балалар бакчасы, ФАПлар, мәдәният йортлары, полиция пунктлары төзелде, яктыртылыш, канализация сораулары хәл ителә. Мэр буларак мин Казан бистәләрендә яшәү дәрәҗәсе башкаладагы кебек булуы турында хыялланам. Халык таләпләре гадел”, - диде Мэр.
Журналистлар шулай ук җәмәгать транспортының яңа схемасы өстендә барган эшләр белән кызыксынды. “Институт эшен тәмамлый. Өч вариант эшләнде, аларны һичшиксез халыкка тәкъдим итәчәкбез”, - диде Мэр. Теманы дәвам итеп, И.Метшин йортлар ишегалларында парковка урыннары проблемасы турындагы сорауга җавап бирде. Ул искәртеп үткәнчә, 2007 елдан башлап бер генә йорт та парковкасыз эксплуатациягә тапшырылмый һәм 3,5 мең машина урыны йорт территорияләрен капиталь төзекләндерү программасы буенча барлыкка килде.
Журналистлар белән аралашу вакытында И.Метшин чәнечкеле сорауларга да җавап бирде. Шундыйларның берсе булып, республикада татар теле белән ситуация турында булды. “Әлеге сорау, әлбәттә, беребезне дә читләтеп үтмәде. Әмма ул берьяклы түгел. Тормыш алга бара, уку-укыту методикасы, дәреслекләр хәзер кызыксындырмый. Республика мәгариф министрлыгы фәнни җәмәгатьчелек белән берлектә татар телен татар телле булмаган балаларга җиткерү буенча тәкъдим әзерли. Барлык балаларга кызыклы булган һәм теләгән кешегә сөйләм телен өйрәнергә ярдәм иткән уку пособиеләре әзерләргә кирәк. Моны без татар теле проблемасы буенча фикер алышканда күрдек. Барысы да хәл ителә торган”, - диде Мэр.
Теманы дәвам итеп, ул үзе һәм гаиләсе турында сөйләде һәм өлкәннәрнең туган телгә мөнәсәбәт формалаштыруда уйнаган ролен билгеләп үтте. “Өч яшькә кадәр рус телендә бер сүз дә белмәгәнмен, бары татар телендә генә сөйләгәнмен. Балалар бакчасына киткәч, аны онытып факультатив дәресләргә генә йөрдем. Татар телем яңадан беренче улым тугач кына активлашты – үземнең һәм хатынымның әти-әниләренә рәхмәт. Алар балабыз белән татар телендә сөйләшүебезне таләп иттеләр. Нәтиҗәдә, дүрт балабыз да татар телендә иркен сөйләшә, ә кече улыбыз – әдәби татар телендә сөйләшә”. – дип уртаклашты шәһәр башлыгы.
Журналистларны Мэрның шәхси тормышының башка яклары да кызыксындырды. Шәһәр башлыгы шатлыгы белән уртаклашты – аның оныгы туган.
Татарстан башкаласы Мэры эш урынын алыштыру турындагы имеш-мимешләрне таратты. “12 ел буе мэр булып эшләү вакытында бер-берсенә охшаш көн булмады. Шәһәрне җитәкләргә, шундый вакыйгалар эчендә кайнарга шатмын. Шуңа күрә, рөхсәт итсәгез, бераз эшлим әле”, - диде Мэр. Журналистлар әлеге җавапны көлеп, алкышлап каршы алдылар. Шәһәр башлыгы ТР Президентына күпчелек сораулар буенча булышлык күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде. “Россиянең башка шәһәрләре башлыклары Рөстәм Нургалиевич миңа күрсәткән кебек ярдәм тоймый. Без бик тату эшлибез, бу бык кыйммәт тора”, - диде Илсур Метшин.
Азакта И.Метшин журналистларга сораулары өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең ярдәмегез белән һәр мәсьәләне белеп торабыз, эшегез мөһим һәм без сезгә һәрвакыт ачык. Без бер максатта – уңайлы, куркынычсыз һәм иң матур шәһәрдә яшәү өчен эшлибез”, - диде Мэр һәм Яңа ел белән котлады.