(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче декабрь). Бүген кич “Корстон” Кунакханә сәүдә-күңел
ачу комплексында (Казан) “Ел
җитәкчесе-2017” республика
иҗтимагый бәйгесе лауреатларын
бүләкләү тантанасы узды. Чарада
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һ.б. катнашты. Тантана барышында Казан Мэры Илсур
Метшин “Возрождение” Республика фонды рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул кыскача гына
үткән елга йомгак ясады һәм 2018 елга төп бурычларны билгеләде,
социаль-икътисади үсеш
бурычларын хәл итүгә республиканың директорлар корпусы керткән өлешне билгеләп
үтте һәм барысын да Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә
бәхете теләде.
Рөстәм Миңнеханов
сүзләре буенча, икътисадта булган уңышлар ярдәмендә республикада бүген масштаблы социаль проектлар гамәлгә ашырыла, бюджет һәм бюджеттан тыш чаралар линиясе буенча
капиталь төзелеш күләме үсә, юл эшләре күләме үтәлә. Һәм бу – хезмәт коллективлары
һәм аларның җитәкчеләре казанышлары. “Безнең республикада нефть эшкәртү һәм
нефть химиясе өлкәсендә зур программалар гамәлгә ашырыла, - дип билгеләп үтте
ул. – Без якын киләчәктә 6 млн. тонналык яңа нефть эшкәртү комплексын гамәлгә
кертәчәкбез, “ТАНЕКО”да тагын 4 җайланманы эшләтеп җибәрәчәкбез. “ТАИФ-НК”да
нефтьне тирән эшкәртү комплексы буенча эшләр тәмамланып килә. “Нижнекамскнефтехим”да
“Этилен-600” гаять зур проекты гамәлгә ашырылачак. Республикада энергетика
өлкәсендә зур проектлар гамәлгә ашырыла. “КАМАЗ” ГАҖ яңа модельләр, яңа
кабиналар һәм яңа двигательләр эшли һәм чыгара”.
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды – “Дуслык” ордены, “Татарстан
Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале, “Фидакарь хезмәт өчен”
медале һәм башкалар.
Татарстан
Республикасы Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу
республика фондының рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай итеп, “Ел җитәкчесе”
тантанасында хәйрия нигезендә Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын торгызуда актив
катнашкан җитәкчеләр бүләкләнде. “Возрождение” Республика фондының рәхмәт хаты белән Казан Мэры Илсур Метшин, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы
депутаты Наил Маганов, “ТАИФ” АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һ.б. бүләкләнделәр.
Билгеләп үтәргә
кирәк, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу, Болгар ислам
академиясен төзү һәм Казан Изге ана иконасы соборын яңадан торгызу проектын
гамәлгә ашырган өчен рәхмәт йөзеннән барлык хәйриячеләр исемнәре “Возрождение” Республика
фондының Хәйриячеләр китабында мәңгеләштерде. 2017 ел нәтиҗәләре буенча
Хәйриячеләр китабының сигезенче томы басылды.
Тантана барышында
бәйгедә җиңүче 25 лауреат исеме игълан ителде. Үзләренең коллективлары белән
җитәкләгән предприятиеләрдә югары күрсәткечләр тәэмин итүче җитәкчеләр
дипломнар, “Ел җитәкчесе” алтын күкрәк билгеләре белән бүләкләнде, дип хәбәр
итә ТР Хөкүмәте порталы.
Искәртеп үтик,
бәйгегә 2002 елда нигез салына. Быел бәйгедә катнашырга икътисадның төрле
өлкәләре предприятиеләре һәм оешмаларының 135 җитәкчесе теләк белдерде. Бәйге номинантлары
арасында Татарстан Республикасының Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре, Аксубай,
Әлмәт, Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш,
Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Норлат, Питрәч, Тәтеш, Ютазы муниципаль
районнары вәкилләре бар.