(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче декабрь, Екатерина Виславская). Капиталь төзекләндерү эшләре
тәмамланганнан соң В.И.Ленин исемендәге мәдәният-ял итү комплексы ачылды –
бүген Авиатөзелеш районы балалары өчен бинада беренче яңа ел чыршысы оештырылды.
Төзекләндерү эшләре нәтиҗәләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур
Метшин бәяләде.
1960 елда
төзелгән бинада эшләр рекордлы срокларда башкарылды – 2017 елның март аеннан. 9292,3
кв м мәйданлы бина эчтән дә, тыштан да төзекләндерелде. Аерым алганда, диварлар
ныгытылды, түбә алмаштырылды, отделка эшләре башкарылды.
Белгечләр совет неоклассицизмы
һәм сталин ампиры стилләре элементларын саклап кала алдылар. Диварлар аксыл
көрән төскә буялган, беренче һәм икенче катлар арасындагы баскыч аралыкларында эшчеләр
сурәте төшерелгән панно яңартылган, идәнгә яңа паркет җәелгән. Комплекста заманча
тәрәзә ишекләр юк, киенү бүлмәсе элекке кебек үк агач белән бизәлгән. Кино залы,
бию класслары, спорт залы, киң холл тулысынча яңартылган.
В.И.Ленин ис.
мәдәният-ял итү комплексы “Соцгород” микрорайоны һәм Мәскәү районының бер
өлешендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Комплекс нигезендә 49 клуб оешмасы эшли. Аларда
2 мең кеше катнаша. Һәр елны биредә 370-кә кадәр чара уздырыла, шуларны 200
меңнән артык кеше тамаша кыла. Капиталь төзекләндерү эшләре барышында барлык
коллективлар да шәһәрнең иҗат мәктәпләрендә шөгыльләнделәр. Хәзер алар
комплекска әйләнеп кайтты. Беренче катта кунакларны “Раздолье” рус халык хоры
каршылады, икенче катта бу вакытта яңа ел бәйрәме узды.
“Мәдәният йорты
кешеләргә бик кирәк иде. Озак еллар дәвамында биредә төзекләндерү таләп ителде,
- диде Рөстәм Миңнеханов. – Комплекс балаларга һәм олыларга иҗат белән шөгыльләнү
урыны булсын”.
Бина яңа
ачыкланган мәдәни мирас объекты булып тора. Проектның баш архитекторы, танылган
архитектор-реставратор Ирина Аксенова сүзләре буенча, бинаның тарихи кыяфәтен
сакларга җиңел булмаган, мәсәлән, паркет һәм идәннәр нык таушалган булган.
“Бирегә халык бик
күп йөргән – советлар заманында бу зур районның мәдәният-ял итү урыны булып
торган, - дип сөйләде ул. – Капиталь төзекләндерү эшләре барышында зур
тарихи-архив тикшеренүләр алып барылды. Бәхеткә каршы, бина төзелгән архив
сызымнар табылды”. Хәзерге вакытта бинада эчке җиһазлау эшләре дәвам итә.
Чарада шулай ук
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комите җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов, Тр Дәүләт Советы депутатлары һ.б. катнашты.
В.И.Ленин ис.
мәдәният-ял итү комплексы республика башлыгы инициативасы белән булдырылган
мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү программасына керде. Комплекслы капиталь
төзекләндерү эшләрен башкару турындагы карар 2016 елның август аенда кабул
ителде. Комплекста 245 бүлмә бар, шул исәптән 780 һәм 200 кешегә исәпләнгән 2
тамашалар залы, 15 ял итү бүлмәсе һәм 4 автоматлаштырылган эш урыны.
Алдан хәбәр
ителгәнчә, киләсе елда Казанда тагын бер Мәдәният йорты ачылачак – ул Константиновка
бистәсендә авыл клубларын төзү буенча республика программасы буенча төзеләчәк.