(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче декабрь, Михаил Ченцов). Меңгә якын полиция хезмәткәре яңа ел
бәйрәмнәрендә көн саен казанлылар һәм шәһәр кунакларының җәмәгать тәртибе
сагында торачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казан буенча Россия
Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы
билгеләп үткәнчә, җитәкче составның тәүлек буе кизү торуын оештырудан һәм
тикшерү һәм оператив төркемнәрнең көчәйтелгән эшеннән тыш алкоголь базарын декриминализацияләү,
ылыслы агачларны һәм пиротехниканы законсыз сату эшен ачыклау бара. “Бүгенге
көннән шәһәр территориясендә “Пиротехника” операциясе башлана”, - диде А.Соколов.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, казанлылар пиротехник эшләнмәләрне
кайда һәм ничек куллану турында белсен өчен, халыкка аңлату эшләрен алып
барырга кирәк.
Казан буенча Россия
Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе халыкның массалы җыелу урыннарында
куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлтте. Барлык конструкцияләр, аттракционнар
һәм боз корылмалары эксплуатациягә яраклы булуларына тикшерелде. Шәһәр чыршылары
территорияләре алынма барьерлар белән киртәләнәчәк. Керү юлларында металл
детекторы белән тикшерү оештырылачак. “Шәһәр чыршылары 14 гыйнварга кадәр тәүлек
буе күзәтү астында торачак. 1 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр 16.00 сәгатьтән 22.00
сәгатькә кадәр үзәк чыршыда парлы җәүле пост оештырылачак”, - диде спикер. Ул шулай
ук өстәгәнчә, Росгвардия хезмәткәрләре, шәхси саклау оешмалары, халык дружиналары
әгъзалары да күзәтү эшенә кушылырга мөмкин.
Алексей Соколов
махсус инженерлык корылмалары, төзү блоклары һәм эре габаритлы техниканы
чыршыларга керү юлларына чыгару, төзү мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләре
буенча, бу кешеләрнең күпләп җыелу урыннарына санкцияләнмәгән транспорт
чараларының үтеп керүен булдырмас өчен кирәк.
6 гыйнвардан 7
гыйнварга каршы төндә бәйрәм чараларында тәртип саклау өчен 250 полиция
хезмәткәре өстәмә көче файдаланылачак.
“Эчке эшләр
идарәсенең барлык киңәшләре үтәлергә тиеш. Кешеләр белән янгын куркынычсызлыгы
турында сөйләшергә кирәк. Һәр сорауга профессиональ якын килергә кирәк”, - диде
шәһәр башлыгы.