(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче декабрь, Михаил Ченцов). Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казанның
коммуналь комплексы оешмаларында көн саен 44 бригада кизү торачак. Гадәти көннәр
белән чагыштырганда, кизү бригадалары саны ике тапкыр артты. Бу хакта эшлекле
дүшәмбе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты
җитәкчесе искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
ТР башкаласы Мэры
Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, бәйрәмнәр башланганчы әлеге юнәлештә эшне
оештырырга кирәк. “Җитәкчеләр, районнар башлыклары, барысы да үз эшләрен белә.
Штатлы булмаган һәм штатлы хәлләргә яшен тизлегендә реакция бирергә кирәк”, -
диде шәһәр башлыгы.
И.Гыйниятуллин үз
чиратында билгеләп үткәнчә, торак фондта һәм коммуналь инфраструктура объектларында
террорчылыкка каршы чараларга аерым игътибар бирелә. “Торак йортларда уяулык,
янгынга каршы күрсәтмәләрне үтәү һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру турында 10
меңгә якын листовка таратылды”, - дип хәбәр итте чыгыш ясаучы. ТКХ комитеты
рәисе билгеләп үткәнчә, яшәүчеләр куркынычсызлыгын арттыру һәм террорчылык
актларын кисәтү өчен күп фатирлы йортларның подвал һәм чорма өлешләре
тикшерелде. Ачыкланган искәрмәләр идарә итүче оешмалар тарафыннан юк ителде.
Моннан кала,
барлык пар кайнату биналары һәм Казан Җылылык-электр үзәкләре һава шартларын
исәпкә алып эшләячәкләр. “Коммуналь хезмәтләрне сүндереп тору буенча планлы
эшләр яңа ел каникулларында башкарылмаячак”, - диде И.Гыйниятуллин.
Бәйрәм көннәрендә
аерым игътибар калдыкларны чыгаруга биреләчәк – алар көн саен чыгарылачак. “Махсус
техника 30 һәм 31 декабрьдә көчәйтелгән режимда, ә 1 һәм 7 гыйнварда кизү
режимында эшләячәк, калган көннәрдә – гадәти график буенча. Идарә итүче оешмалар
һәм районнар администрацияләре тарафыннан контейнер һәм бункер мәйданчыкларына
керү юлларын чистартырга кирәк булачак”, - диде спикер.
“Чүпләрне чыгару
графигы бар, аны үтәвегезне сорыйм”, - диде Илсур Метшин.