(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче декабрь, Алсу Сафина). Мөмкин булган хәлләргә тиз арада килеп
җитү өчен бәйрәм көннәрендә янгын частьлары, коткаручылар һәм шәһәрнең бердәм
кизү-диспетчерлык хезмәте кизү торуның кйчәйтелгән режимына күчә, дип хәбәр
итте бүген эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын
үтәүче Владимир Моргунов.
Ул сөйләгәнчә,
Татарстан башкаласында яңа ел һәм Раштуа чаралары 400-дән артык урында оештырылачак.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен мөһим объектларда Казан буенча надзор
эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре кизү торачак, калган урыннарда – Казан янгын-коткару
гарнизоны янгын сүндерүчеләре һәм эзләү-коткару отряды коткаручылары.
“Тулаем алганда,
бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен составында 555 кеше
һәм 125 берәмлек махсус техника булган гадәттән тыш хәлләргә реагирлау территориаль
системасы Казан звеносы группировкасы булдырылды”, - дип билгеләп үтте чыгыш
ясаучы. Шул исәптән 227 кеше һәм 48 берәмлек янгынга каршы техника – Казанның янгын-коткару
гарнизоныннан, 145 медиөина хезмәткәре һәм 75 махсус техника берәмлеге –
Сәламәтлек саклау идарәсеннән, шулай ук 83 кеше һәм 22 берәмлек техника –
Казанның эзләү-коткару отрядыннан, “Казаньгоргаздан”, “Татэнергодан”, “Водоканал”
МУП һәм башка хезмәтләрдән.
ТР Кризислы
хәлләрдә идарә итү үзәге, “112” хезмәте, Казан бердәм кизү-диспетчерлык
хезмәте, янгынга каршы хезмәтләр, медицина учреждениеләре арасында элемтә һәм
хезмәттәшлек оештырылу тикшерелде, дип өстәде В.Моргунов.
Ул шулай ук шәһәрдә
бүгеннән 10 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелүен искәртте. “Шәһәрдә
1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан һәм хлопушкалардан кала)
куллану тыела, - дип аңлатты Гражданнарны яклау идарәсе вәкиле. – Тыелмаган пиротехник
эшләнмәләрне куллану йчен шәһәрнең һәр районында махсус мәйданчыклар булачак”.
“Калган көннәрне
барлык җаваплы структураларны да әзерләнеп
орырга сорыйм, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Сезгә уңышлар һәм
бәйрәмнәрнең һәлакәтләрсез үтүен телим”.