(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Алсу Сафина). Бәйрәм көннәрендә ашыгыч
медицина ярдәме күрсәтү шәһәр
станциясендә күчмә бригадалар саны 80-гә кадәр арттырылачак. “Массалы бәйрәм чараларында медицина пунктлары һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадалары беренче чиратта бәйрәм уздыру урыннарына чакырылулары оештырылачак”, - диде бүген эшлекле
дүшәмбе барышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының
Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев. Шулай ук, ул шәһәрнең дәвалау-профилактика учреждениеләренең бәйрәм вакытындагы эш тәртибен сөйләп узды.
Шул рәвешле, шәһәрнең
станционарлары 1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр тәүлек
буе эшләячәк. Госпитализация авыруның төренә
карап, территориаль принцип буенча башкарылачак.
Бала тудыру йортлары, шулай ук, тәүлек әйләнәсендә эш итәчәк. Вахитов,
Совет һәм Идел буе районнарының хатын-кыз консультациясенең диспансер исәбендә торучы йөкле һәм бала табучы хатын-кызлар Толстой ур, 4 адресы буенча урнашкан
медицина университеты клиникасының бала тудыру йортына госпитализацияләнәчәк, ә Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнарының хатын-кыз
консультациясенең диспансер исәбендә торучы йөкле һәм бала табучы хатын-кызлар – Чуйков ур., 54 адресы буенча
урнашкан 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең балалар
тудыру йортына.
1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр олылар
сырхауханәләре 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге график буенча эшләячәк:
- 1, 2, 4, 5, 7, 8 гыйнварда – дежур терапевтик бригадалар;
- 3 һәм 6 гыйнвадра – көчәйтелгән режимда терапевтик бригадалар, кыска профильле белгечләре,
диагностика хезмәтләре (шул исәптән рентгенология бүлмәсе, лаборатория, ашыгыч хезмәт бүләмсе), көндезге эш тәртибе белән травматология пункты.
Хатын-кыз консультацияләре 3-нче һәм 6-нчы гыйнварда эшләячәк. Серов урамындагы периноталь диагностика үзәге
3-нче һәм 5-нче гыйнварда 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, ә С.Хәким урамындагысы – 6-нчы гыйнварда 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
эшләячәк.
Балалар сырхауханәләре 2-нче, 4-нче һәм 6-нчы гыйнвар көннәрендә шимбә көннәре графигы буенча (9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр,
чакырулар 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә),
8-нче гыйнварда – якшәмбе көннәре графигы буенча (9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр), 2-нче һәм 5-нче гыйнварларда – көчәйтелгән режимда: балаларны барлык педиатрлар, отоларинголог һәм
хирург кабул итәчәк. Шулай ук, рентгенология бүлмәсе һәм лаборатория эшләячәк.
2-нче, 5-нче һәм 6-нчы гыйнварларда Заречье балалары өчен көндезге
вакытта 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 1-нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсе каршындагы (Декабристлар ур., 125а) травмпункт эшләячәк,
башка көннәрдә һәм төнге вакытта – 12-нче номерлы һәм 7-нче номерлы шәһәр хастаханәләренең травмпунктлары.
2-нче һәм 5-нче гыйнварда Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының балалары өчен көндезге
вакытта 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Бигичев ур., 20 адресы буенча урнашкан “Азино” сырхауханәсенең
травмпункты эшләячәк, ә башка вакытларда – Республика клиник хастаханәсенең
травмпункты.
“Моннан кала, балалы ата-аналар амбулатор ярдәм артыннан
теләсә-нинди көнне тәүлек буе эшли торган балалар шәһәр стационарларының кабул итү бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала”, - диде Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
Халыкка травматология ярдәме түбәндәгечә күрсәтеләчәк: амбулатор - тәүлек
буе эшли торган травмпунктларда, стационар – хастаханәләрнең травматология
бүлекләрендә.
“Яңа ел каршында һәм Яңа елда да барлык кешеләргә дә нык сәламәтлек телибез. Шуңа да карамастан, барлык медицина учреждениеләре дә тулаем
әзерлектә булырга
тиеш”, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.