(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче декабрь, Алсу Сафина). Бүген Ратушада Казан Мэры Илсур Метшин
рәислеге астында КФУ юридик факультетының Химая советы утырышы узды. Очрашуда Химая
советының 2016/2017 уку елларына эш планы үтәлеше, өзлексез уку үсеше буенча
фикер алыштылар, моннан кала, “Юридик факультет экосистемасы” проекты тәкъдим
ителде.
Утырышны ачып, И.Метшин
утырышта катнашучыларны РФ Конституциясе көне белән котлады. Шуннан соң, юридик
факультет деканы Лилия Бакулина үткән уку елында эшләрнең кайсы юнәлештә баруы
турында сөйләде. 2017 елның маенда юридик факультет юллар картасын яклый, һәм
өстенлекле бурычлар сыйфатында белем бирү дәрәҗәсен, бастырылу активлыгын,
академик мобильлекне арттыру гына түгел, инвестицияләр җәлеп итү күнекмәләрен
булдыру һәм финанслауның өстәмә чыганакларын булдыру да куелды. Л.Бакулина шулай
ук Химая советы эш планының юридик белем бирүнең уку-укыту программаларын
булдыру, юриспруденциядә ясалма интеллекттан файдалану (“робот-юрист” проекты)
пунктларының үтәлеш дәрәҗәсе турында хәбәр итте. Моннан кала, Л.Бакулина Юридик
факультет көне, Беренче курс студенты көне, хокукый диктант кебек чаралар
уздыру турында да сөйләде.
Казан Мэры
факультетта юридик һәм башка өлкәләрдә уңышларга ирешкән кешеләр катнашы белән
төрле мастер-класслар уздырырга кирәклегенә игътибар итте. “Факультетка тормыш
өрергә кирәк. Шундый бер лекция белгечлек, тормыш юлын сайларга ярдәм итәргә
мөмкин”, - диде Мэр.
И.Метшин беренче
курста укучы студентлар турында сорау бирде. Юридик факультет деканы
сөйләгәнчә, бюджет урыннарына керү баллары югары – 272 балл. Лилия Бакулина
билгеләп үткәнчә, 60 проценттан артык беренче курс студенты чит шәһәрләрдән
килгән, шуларның 20 проценты – Татарстаннан читтән килүчеләр.
Мэр искәрткәнчә,
2006 елда Реконструкцияләү һәм үсеш халыкара банкы һәм Икътисад югары мәктәбе
уздырган тикшеренүләр буенча, Казан югары ук йортларында чит шәһәрләрдән килгән
студентлар саны 3% тәшкил итә. Шул вакытта, республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә,
Казанда илебезнең барлык төбәкләреннән яшьләр укрыга омтылсын өчен, югары белем
системасын үзгәртү кирәклеге билгеләп үтелгән иде. Һәм шундый уңай үзгәрешләр
алдынгы уку йортлары федераль һәм милли-тикшеренү университеты статусларын
алгач, башланды.
Утырыш вакытында КФУ
юридик факультетының “Профессиональ мониторинг һәм карьера үсеше” программасы
җитәкчесе, КФУ юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе башкаручы директоры
Илсур Салихов Казан Мэрына “Юридик факультет экосистемасы” инфраструктур
проекты – гомер дәвамында виртуаль профессиональ киңлек үсеше – тәкъдим итте. Төп
моментлар буларак проектта белем бирүне персоналаштыру, уку процессына эш
бирүче һәм профессиональ ассоциацияләрне җәлеп итү, шулай ук укуны
тәмамлаучылар белән элемтәләр урнаштыру билгеләнгән.
КФУ юридик
факультетының Химая советы рәисе проектны югары бәяләде, студентларның
мотивациясе һәм профессиональ үсеше кебек чараларның студентлар һәм эш
бирүчеләр өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
Азакта Химая
советы әгъзалары факультетта өзлексез белем бирү үсеше планын эшләп чыгардылар.
Искәртергә кирәк,
Казан федераль университеты (КФУ) 2017 елда Россиянең классик югары уку
йортлары арасында аларга зур ихтыяҗ булган 15 уку йорты арасына керде.