(Казан шәһәре
KZN.RU, 11-нче декабрь). Казанда, Петербург урамы, 22 адресы буенча, Эшкуарлар
йорты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,
Казан Мэры Илсур Метшин, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов, ТР икътисад
министры Артем Здунов һ.б. катнашты.
Президентка Артем
Здунов хәбәр иткәнчә, күп функцияле үзәк “бердәм тәрәзә” режимында бизнес өчен
180-нән артык хезмәт күрсәтәчәк, ул эшкуарларны сыйфатлы һәм уңайлы хезмәтләр
белән тәэмин итүне максат итеп куя.
Бинаның беренче
катында – күп функцияле үзәк һәм Саклык банкы бүлеге, икенчесендә “Төбәк лизинг
үзәге” урнашкан. Өченче катта тиздән уку үзәге, коворкинг-зона һ.б. ачылыр дип
көтелә.
Күп функцияле
үзәктә алты универсаль белгеч эшли, алар “бердәм тәрәзә” режимында бизнес өчен
180-нән артык хезмәт күрсәтәчәк. Эшкуарлар арасында Россия реестры хезмәтләре аерым
популярлык казанган, дип билгеләп үтте Эшкуарлар йорты җитәкчесе Елена
Гурьянова.
Рөстәм
Миңнехановка “Тикшерелгән бизнес” электрон ресурсын тәкъдир иттеләр, анда
тикшерүләр узу буенча белешмәләр базасы урнашкан, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте
порталы.
Үзәкне ачу
тантанасында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы җитәкчелеге һәм шәхсән
Герман Грефка проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Баштагы чорда, федераль дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеген күздә тотып, бизнес белән
эшләүнең мондый схемасын төбәк күләмендә таратырга кирәк, дип саный ул. РФ икътисади
үсеш министры урынбасары Савва Шипов билгеләп үткәнчә, эшмәкәр дәүләт тарафыннан
үзенә карата игүтибар сизсә, ул аны ярдәмче һәм партнер буларак кабул итә
башлый. Федераль түрә республика җитәкчелегенә гамәлгә ашырылган инициатива
өчен рәхмәтен белдерде.
Аннары Рөстәм
Миңнеханов Казанның Идел буе районында халыкка хезмәт күрсәтүләрнең күп
функцияле үзәгенең өстәмә офисы эшчәнлеге белән танышты. Хезмәт күрсәтү үзәге агымдагы
елның 10 ноябрендә “Саклык банкы” бинасында Җиңү проспектында ачылды. Физик һәм
юридик затларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре “бердәм тәрәзә” принцибы белән
күрсәтелә. Татарстан Президентына үзәк эше, күрсәтелгән хезмәт төрләре һәм
офисның техник тулыланышы турында сөйләделәр. Шулай ук, аерым игътибар дәүләт
хезмәт күрсәтүләрен экстерриториаль эш принцибына бирелүе ассызыклап үтелде. Искәртергә
кирәк, киләсе елның 1 гыйнварыннан күп функцияле үзәккә кайда торуга карамастан,
мөрәҗәгать итеп булачак. Әлеге законга декабрь башында Россия Президенты Владимир
Путин кул куйды.