(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче декабрь, Михаил Ченцов). Бүген кич шәһәр Ратушасында Казан
федераль университетының юридик факультетының беренче хәйрия бал-маскарады үтте.
Балда җыелган чаралар Анжела Вавилова исемендәге фондка яңа стационар хоспис
төзүгә җибәреләчәк. Кунаклар арасында Казан Мэры, КФУ юридик факультетының
Химая советы рәисе Илсур Метшин бар иде.
Зиннәтле
күлмәкләр кигән кызлар һәм аларны озата йөрүче егетләр Ратушаның Колонналы
залында җыелды. Бал башланыр алдыннан катнашучылар өчен профессиональ биючеләр
чыгыш ясады. Кичәдә ТР халык артисты, “Новая музыка” камералы оркестр җитәкчесе
Анна Гулишамбарова музыкасы, Лев Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” романыннан
өзекләр яңгырады. Билгеләп үтәргә кирәк, чара бөек рус язучысының тууына 190 ел
тулу уңаеннан уздырыла.
Иҗади керештән
соң студентларга сәламләү сүзе белән Илсур Метшин мөрәҗәгать итте. Шәһәр
башлыгы барлык катнашучыларны Конституция көне белән котлады һәм 200 еллык
тарихы дәверендә факультет зур казанышларга ирешүен өстәде. “Факультетның яңа
тарихында бу беренче хәйрия балы. Бу инициативаның нәкъ менә студентлардан
чыгуы безне бик шатландыра”, - диде Илсур Метшин.
Татарстан
башкаласы Мэры балның хәйриячелек белән бәйле булуын да югары бәяләде һәм шәһәр
җитәкчелеге эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе “Игелекле Казан” булуын
билгеләп үтте. Аерым алганда, ул искәрткәнчә, “Игелекле эшләр марафоны”
акциясендә Казан Санкт-Петербургтан соң икенче урынны яулады.
“Сезгә беренче
чиратта йөрәкләрегездә, тормышыгызда һәм гамәлләрегездә игелек булуын телим. Физик
һәм рухи яктан сәламәт булыгыз, бәхет һәм уңышлар телим. Юридик факультетыбыз
чәчәк атсын”, - дип тәмамлады шәһәр башлыгы.
Казан Мэры
чыгышыннан соң бал башланды. Беренче биюдән соң КФУ беренче проректоры Рияз
Минзарипов чыгыш ясады. Ул Илсур Метшинга ярдәме өчен рәхмәтҗиткерде һәм әлеге
бал-маскарадны ел да уздыруга ышаныч белдерде.
Билгеләп үтәргә
кирәк, чарада җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына яңа стационар
хоспис төзү өчен биреләчәк. Кунаклар тарафыннан еш алынган әйберләр арасында маскарад
маскасы , юридик факультетны тәмамлаган күренекле кешеләр сурәтләре төшерелгән
календарь бар иде.
Чарада Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов һ.б. катнашты.