(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче декабрь, Алсу Сафина). Ратушада өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының
XXII сессиясе башланды. Татарстан
башкаласы Мэры рәислеге астында барган утырышта 49 депутатның 45-е катнаша. Карарлар
кабул итү өчен кворум җыела.
Сессия эшендә ТР
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Дәүләт Советы
депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаша.
Депутатлар 13
сорау буенча фикер алышачаклар. Алар арасында:
2018 елга һәм
2019-2020 елларның планлы периодына Казан муниципаль берәмлегенең бюджеты
турында.
Юл хәрәкәте
иминлеген тәэмин итү турында.
Социаль ипотека
программасы буенча торак алуда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ казанлылар турында.
Казан муниципаль берәмлегенең Сайлау комиссиясе турында.
Казан шәһәр Думасының "Физик затларның милеккә салымы
турындагы" карарына үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәр Думасының "2017 елга һәм 2018-2019 елларның
планлы периодына Казан муниципаль берәмлегенең бюджеты турындагы" карарына
үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәр Думасының Казан Башкарма комитетының органнары
турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.
Территориаль җәмәгать үзидарәләренең чикләрен билгеләү
турында.
Казанда сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннары
хокукларын кире кайтару буенча комиссия турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең
шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәр Думасының 2018 елга эш планы турында.
Округларда сайлаучылар
алдында хисап тоту турында.
Төрлеләр.