(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче декабрь, Алсу Сафина). Бүген Казан шәһәр Думасының Ратушада үтә
торган XXII сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин республика һәм шәһәр бүләкләре
тапшырды.
Республиканың азык-төлек
промышленностен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Казан
шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры урынбасары
Алла Агаповага “ТР Азык-төлек промышленносте атказанган хезмәткәре” почетлы
исем бирелде.
Күпьеллык фидакарь
хезмәте һәм шәһәрдә мәдәниятны үстерүгә керткән зур өлеше өчен “Казан иминлеге
өчен куйган хезмәте һәм батырлыгы” мактаулы билге белән Бөтендөнья татар
конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров бүләкләнде.
Күпьеллык фидакарь
хезмәте һәм шәһәрдә физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен Вахитов
районы Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол тренеры Анатолий Фомичевка
Казан шәһәренең Мактаулы грамотасы тапшырылды.
Күпьеллык фидакарь
хезмәте һәм граждан оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән
саклау, янгын куркынычсызлыгы өлкәсенә керткән өлеше өчен Казан Мэры рәхмәте
белән Казан Башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе каршындагы Бердәм кизү-диспетчерлык
хезмәте җитәкчесе Вячеслав Крутских бүләкләнде.
Казан Мэры
рәхмәте белән шулай ук күпьеллык фидакарь хезмәте һәм Казанда җирле үзидарә
үсешенә керткән өлеше өчен Казан Башкарма комитеты Аппаратының Оештыру идарәсенең
җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Лина
Салихова бүләкләнде.