(Город Казань
KZN.RU, 13 декабря, Алсу Сафина). Казанда инвалид-балаларның ата-аналары (уллыкка
алучылар, опекуннар, химаячеләр) 2017 елның 1 гыйнварыннан милеккә салым
түләүдән азат ителде. Әлеге карар бүген Казан шәһәр Думасының XXII сессиясендә
кабул ителде.
Искәртергә кирәк,
Казан Башкарма комитетының инвалид-балалары булган гаиләләргә милеккә салым
түләгәндә ташламалар бирү турындагы тәкъдимен эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры
Илсур Метшин хуплаган иде.
Сессиядә шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, хәйрия фондлары белән бергә эшләү барышында хакимият
тарафыннан аерым игътибар таләп иткән урыннар ачыкланды. Беренче чиратта бу инвалид-балалар
тәрбияләүче гаиләләргә кагыла. “Аларга без реаль ярдәм күрсәтә алабыз”, - дип
ышана Казан Мэры.
Казан Башкарма
комитетының Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин искәртүенчә, физик
затларның милеккә салымы – тулысы белән Казан муниципаль берәмлек бюджетына
керә торган салым. Шәһәр территориясендәге салым РФ Салым кодексы һәм Казан
шәһәр Думасының “Физик затларның милеккә салымы турындагы” карары тарафаннан
билгеләнә.
И.Мөхәммәтшин
билгеләп үткәнчә, физик затларның милекка салымы буенча ташламалар социаль
юнәлдерелгән һәм халыкның социаль яктан йомшак төркеменә бирелә. Ул хәбәр
иткәнчә, хәзерге вакытта Казанда 4 меңнән артык инвалид-бала яши. Аларны
тәрбияләүче гаиләләр халыкның дәүләт тарафыннан һәрьяклы ярдәмгә мохтаҗ булган категориясенә
керә, дип билгеләп үтте Финанс идарәсе җитәкчесе.
“Инвалид-балаларның
ата-аналары тарафыннан килгән аларга шәһәр дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтү турындагы күп
санлы мөрәҗәгатьләр һәм әлеге сорауның социаль әһәмиятен исәпкә алып, 2017
елның 1-нче гыйнварыннан салым түләүчеләрнең әлеге категориясен физик затларның
милеккә салымын түләүдән азат итәргә тәкъдим итәм”, - диде Финанс идарәсе
җитәкчесе.
Салымга ташламалар
түбәндәге объектларга карата кулланылачак: фатир һәм торак йорт, гараж яисә
машина урыны. “Салымга ташламалар салым түләүче сайлаган бер объектка карата биреләчәк,
- дип аңлатты ташлама бирү шартларын И.Мөхәммәтшин. – Салымга ташлама шәһәр
территориясендә даими рәвештә яшәүче салым түләүчеләргә, аның милкендә булган һәм
эшмәкәрлек максатларында файдаланылмаган бер объектка карата бирелә”.
Инвалид-балаларның
ата-аналары (уллыкка алучылар, опекуннар, химаячеләр) әлеге ташлама белән 2017
ел өчен салым түләгән очракта 2018 елда файдалана алачаклар.
“Алдан исәпләүләр
буенча, 2018 ел бюджетының керемнәр өлешеннән 12 млн сум кими”. – диде И.Мөхәммәтшин
һәм Волгоград, Уфа, Красноярск кебек шәһәрләрдә инвалид-балаларның ата-аналары
әлеге төр салымнан зат ителгәнен өстәде.