(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче декабрь, Екатерина Виславская). Казан шәһәр Думасы депутатлары XXII
сессия барышында Казанның 2018 ел һәм 2019-2020 елларның планлы периоды өчен
бюджетын расладылар. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бюджетның
социаль юнәлдерелгән булуы сакланды.
Бюджет формалаштыру
яхшырган икътисади ситуация шартларында бала, дип билгеләп үтте Башкарма комитетның
Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин. “Барлык керемле чыганаклар буенча
агымдагы елда гамәлдә булган нормативлар, ставкалар һәм салым ташламалар
сакланды, - диде ул. – Моннан кала, физик затларның керемнәренә салымнар буенча
шәһәргә 2018 елга 1,7%, 2019 елга 1,8% һәм 2020 елга 1,9% күләмендә өстәмә
норматив каралган”.
Фаразлар буенча,
бюджетның керем өлеше 21 млрд 608 млн сум тәшкил итәчәк, бу 2017 елгы белән чагыштырганда,
2 млрд сумга артык. Салымнардан килгән керем 83% тәшкил итә. Салымнардан килгән
керемнәрнең күпчелек өлеше, 45% яисә 5 млрд 252 млн сум, физик затларның
керемнәренә салым тәшкил итә. Шуннан соң җир салымы бара – 29% яисә 3 млрд 439
млн сум һәм уртак керемгә салым – 18,6% яисә 2 млрд 175 млн сум.
Бюджетның салымнан
кала керемнәре муниципаль милектән файдалану һәм сатуга туры килә – 86%. Муниципаль
казна кеременең зур чыганагы булып Татарстан Республикасының финанс ярдәме санала.
2018 елда аның күләме 7 млрд 577 млн сум булыр, дип көтелә.
Бюджетның чыгымнар
өлеше 21 млрд 608 млн сум тәшкил итәчәк. Бюджет социаль юнәлешен саклап кала:
чыгымнарның 75 проценты социаль-мәдәни өлкәгә, аерым алганда мәгариф, социаль
сәясәт, мәдәният, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт, сәламәтлек саклауга
карый.
2019 елда
бюджетның кереме 21 млрд 643 млн сум булыр, дип фаразлана, чыгымнар – шул ук
күләмдә. 2020 елга керемнәргә һәм чыгымнарга 21 млрд 926 млн сум каралган.
“Тулаем алганда,
2018 ел бюджеты кырыс булды, әмма ул бүгенге көн реалияларын исәпкә ала, - диде
Казан Мэры Илсур Метшин. – Үзенчәлекләре арасында бюджетта элеккеге кебек үк
социаль мөһим һәм башка чыгымнар планлаштырылуын, бюджет өлкәсендәге
хезмәткәрләрнең хезмәт хакы арту исәпкә алыныун, бюджетның социаль юнәлгән
булуын әйтергә кирәк”.