(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче декабрь). Юл хәрәкәте иминлеген һәм урам-юл челтәрен
төзекләндерүне тәэмин итү буенча эшчәнлекне яңа дәрәҗәгә чыгару өчен ТР
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Икътисади һәм социаль тикшеренүләр
үзәге белән берлектә 2011 елдан бирле үзгәрмәгән юл челтәрен карап тотуны
финанслау нормативларын яңадан карарга кирәк. Бу хакта бүген Казан шәһәр
Думасының XII сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Юл хәрәкәте
иминлеген, шул исәптән юл эшчәнлеген тәэмин итү җирле үзидарә органнары
эшчәнлегенең төп сорауларыннан берсе итеп атарга тулы хокук бар. Алардан
шәһәрлеләрнең тормыш иминлеге, яшәү сыйфаты тора”, - диде шәһәр башлыгы һәм ТР
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына уртак хезмәтләре өчен рәхмәтен
белдерде.
Мэр сүзләре
буенча, соңгы елларда Казанда бу өлкәдә күп эш башкарылган. “Татарстан Хөкүмәте
һәм республика Президенты булышлыгы белән ТР башкаласы юл челтәре глобаль
үзгәрешләр кичерде, яңа сыйфатлы юллар, җәяүлеләр кичүләре төзелде, юл хәрәкәте
схемасы үзгәртелде, - диде Илсур Метшин. – Шәһәрнең төп магистральләрендә сул
якка борылышларны бетерү, юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган
заманча системасын кертү, шәһәр үзәгендә парковка системасын булдыру
нәтиҗәсендә без бөкеләрдән котылдык, юл һәлакәтләре санын киметтек”. Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта урам-юл
челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкаларда машина урыннары саны 58
участокта 1811 урын тәкил итә, аларның саны артачак.
Әлеге үзгәрешләр
– юл хуҗалыгы хезмәтләре, Башкарма комитет структурасы, ТР Транспорт һәм юл
хуҗалыгы министрлыгы хезмәте, диде Мэр. “Төп йөк районнар администрацияләре,
Тышкы төзекләндерү комитеты өстендә тора. Алар челтәрләрне карап тотуның түбән
нормативларына, финанслау җитмәүгә карамастан, проблемаларны хәл итү юлларын
табалар”, - дип өстәде ул.
Илсур Метшин
ассызыклаганча, ТР Транспорт министрлыгы һәм Икътисади һәм социаль тикшеренүләр
үзәге белән берлектә юл челтәрен карап тотуны финанслау нормативларын үзгәртү
буенча зур эш башкарырга планлаштырыла.
Аерым игътибар
бистәләрдәге юлларга һәм яңа төзелгән торак массивлардагы юлларга бирелергә
тиеш, диде шәһәр башлыгы. Искәртергә кирәк, 2017 елда 175 юл, шул исәптән 21
бистә юлы, бакчачылык ширкәтләренә илтә торган 7 юл, 340 ишегалды һәм квартал эчендәге 46 юл төзекләндерелде.
“Киләсе елга да әлеге мәсьәләне хәл итәчәкбез”, - дип ышандырды ул.
“Финанслау
җитмәүгә карамастан, “Салават Күпере”, Колсәет һ.б., торак массивларда
инфрастуктура үсеше, шулай ук светофорлар юл билгеләре кую сорауларын хәл
итәргә кирәк”, - диде И.Метшин.
“Күп эш эшләнде,
алда зур эшләр көтә. Бигрәк тә киләсе елда, шәһәрдә футбол буенча дөнья
чемпионаты уза торган вакытта. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү ФИФА
таләпләренең берсе булып тора, - диде Мэр. – Уртак көчләр белән тулысынча
шәһәрлеләргә һәм чемпионатка килгән кунакларга юл хәрәкәте иминлеген тәэмин
итәрбез, дип ышанам.”
Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров депутатлар сорауларына җавап биреп, футбол
буенча дөнья чемпионатын уздырганда, билгеле бер чикләүләр (“Соңгы миля”)
кертеләчәк. Бүгенге көндә чикләүләр кертеләчәк зоналар тикшерелде. Әлеге эш 80
процентка тәмамланды.