(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче декабрь, Михаил Ченцов). Үзенең 85 еллыгын билгеләп үткән иң
борынгы ук йортларыннан берсе – П.И.Чайковский ис. 1 номерлы Балалар музыка
мәктәбендә бүген Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты. Татарстан башкаласы Мэры
яшь талантларның берничә репетициясендә, мәктәп тарихы музеенда булды һәм аны
модернизацияләү планнары белән танышты.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, 1 номерлы Балалар музыка мәктәбен тәмамлаучылар арасында
атаклы композиторлар һәм танылган музыкантлар исемнәре күп (искәрмә – 85 еллык
тарихы дәвамында мәктәпне 3000 кеше тәмамлады, шуларның 600-дән артыгы танылган
музыкантлар булды). “Мәктәпне Казанны таныткан тәмамлаучылар – танылган София
Гобәйдулина, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов һ.б. белән горурланабыз. Һәм сезнең
белән дә горурланырбыз, дип ышанам”, - диде Илсур Метшин балаларга мөрәҗәгать
итеп.
Мәктәп буенча
экскурсия барышында шәһәр башлыгы кыллы төркемнең репетицияләр залында булды,
балалар “Мой путь” (Ж.Рево) әсәрен башкардылар. Икенче класста “Сөембикә” татар
ансамбле кунаклар өчен “Мин сине шундый сагындым” (Р.Яхин) композициясен
башкардылар.
1 номерлы Балалар
музыка мәктәбе директоры Яков Туркенич шәһәр башлыгын импровизация буенча дәрес
барган залга озата барды. Анда башкалар белән бергә физик мөмкинлекләре
чикләнгән балалар да шөгыльләнә. “Не За Ми” коллективы катнашучыларының берсе,
Казан Мэры стипендиаты Владимир Ненастин билгеләп үткәнчә, 1 номерлы Балалар
музыка мәктәбендә уку балалар өчен “тормышка юллама” булып тора. Ул шулай ук
шәһәр башлыгына төркемнең ике альбомын бүләк итте. Укытучылар Илсур Метшиннан
укучыларга булышлык итеп, концерт оештырырга сорадылар.
“Яңа елдан соң,
сез әзер булгач, 85 еллык уңаеннан һәм сезнең “50 иң яхшы балалар сәнгать
мәктәбе” исемлегенә керү хөрмәтенә, Ратушада хисап концерты уздырырбыз”, - диде
шәһәр башлыгы.
Азакта Илсур
Метшин мәктәп музеенда булды. Биредә уку йорты тарихы турында шәһәр башлыгына
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Власова сөйләде. Моннан кала, музейда
шәһәр башлыгына балалар академик музыка концерт залы проектын тәкъдим иттеләр.
Мәктәпнең ата-аналар комитеты вәкиле, проектның илһамландыручысы Арина Судакова
нигез итеп Нью-Йоркның Джульярд мәктәбен алырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта,
А.Судакова сүзләре буенча, 200-250 кешелек концерт залын мәктәпнең ишегалдында
төзеп була.
Илсур Метшин төзү
турындагы сорауны өйрәнергә кушты. Шул ук вакытта шәһәр башлыгы музыка
мәктәбендә төзекләндерәсе урыннар барлыгына игътибар итте һәм бу сорауларны да
карарга кушты. “Гади генә төзекләндерергә түгел, шәһәр горурлыгы булган мәктәп
диварлары үзенең күренекле коллективына туры килергә тиеш”, - диде Мэр.
Чарада Вахитов
һәм Идел буе районнары администрацисе башлыгы Андрей Лобов, Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов һ.б. катнашты.