(Казан шәһәре KZN.RU,
15-нче декабрь, Екатерина Виславская). Бүген “Әкият” курчак театрында “Возьмемся
за руки, друзья!” мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗаты X республика фестивале
гала-концерты үтте. Фестиваль лауреатларын Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Быел фестивальдә
Казаннан, Татарстанның Яшел Үзән, Арча, Лаеш, Минзәлә, Норлат, Питрәч һәм Саба
районнарының 17 махсус коррекция мәктпләре, балалар йортлары һәм
интернатларыннан балалар катнашты.
Театр фойесында
Казанның сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76-нчы һәм
142-нче мәктәпләре, ата-ана каравыннан башка калган ятим-балалар һәм
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 11-нче мәктәп-интернаты укучыларының кул
эшләнмәләре ярминкәсе урын алган иде. Илсур Метшин ярминкәдә урнаштырылган
экспозицияләрне карап чыкты һәм осталар белән фотосурәткә төште.
Гала-концерт
Казан һәм Питрәч балалары чыгышы белән башланды. Алга таба ул театральләшкән
һәм фольклор номерлары, арбаларда биюләр, ишарәле җырлар белән дәвам итте.
“10 ел дәвамында
әлеге сәхнәгә чыгучы балалар белән сокланудан, горурланудан башлыйсым килә. Сәламәтлекләре
ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм олыларның үзләренең сәләтләрен
үстерүдә мөмкинлекләре чикләнмәгән булуы – бик мөһим күрсәткеч. Шәһәребездә,
республикабызда сезнең сәләтләрегез сәхнәдә балкысын өчен, барысын да
эшләячәкбез”, - диде Илсур Метшин.
Ул әлеге
фестивальне хуплап, аңа шәһәр дәрәҗәсеннән республика дәрәҗәсенә үсәргә
булышлык иткән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ролен
аерым билгеләп үтте. Балаларга сәләтләрен ачарга һәм үстерергә ярдәм иткән
педагоглар да зур эш башкара. Шәһәр башлыгы укучыларны Игорь Крутой
җитәкчелегендә үтә торган “Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивалендә
катнашырга чакырды.
“Бу яхшы традиция
булсын иде! Игелек дулкыннары Казаннан күркәм республикабыз һәм искиткеч илебезнең
һәр почмагына барып җитсен”, - диде Казан Мэры.
Гала-концерт
барышында оештыручылар программаның аерым өлеше турында – фестивальдә катнашучыларның
теләкләре тормышка ашу турында сөйләделәр. Саба районыннан килгән 13 яшьлек Андрей
Горшунов православие храмында булырга хыялланган, 11 яшьлек казанлы Җәлил
Хәмитов – Казан дәүләт яшь тамашачы театрында. Фестиваль ярдәмендә әлеге
теләкләр кабул булды.
Начар ишетүчеләр
өчен алып баручы сүзләре буенча сурдотәрҗемә барды. Сәләтле балалар янына Салават
Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров кебек татар эстрадасы йолдызлары килде.
Фестивальгә 2008
елда Совет районының ике коррекция мәктәбе базасында нигез салынды. Бүген гала-концертта
Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров һәм ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева
булды. Шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Татьяна Ларионова, ТР хезмәт, мәшгульлек
һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис
Борһанов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һәм дәүләт һәм муниципаль
хакимияте органнары, учрежденияләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.