(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче декабрь). Казанда яңа төзелеш объектлары белән бүген ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов карап кайтты.
Республика
башлыгы белән бергә чарада Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся
Балтусова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Архитектура һәм шәһәр
төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары – шәһәр дизайны бүлеге җитәкчесе Жанна
Белицкая һәм башкалар катншаты.
Искәртергә кирәк,
әлеге объектлар 12 октябрьдә тарихи җирлектә шәһәр төзелеше эшчәнлеге сораулары
буенча ведомствоара комиссия утырышында каралды. Шул вакытта әлеге объектларны
төзү мәсьәләсен хәл итү өчен күчмә киңәшмә оештыру турында карар кабул ителгән
иде.
ТР Президенты
караган беренче объект булып Һади Атласи урамы буенча урнашачак дүрт катлы
торак йорт (объектның беренче катын җәмәгать туклануы, сәүдә нокталары өчен
файдалану мөмкинлеге белән) булды.
Анна соң
Р.Миңнеханов Калинин урамында урнашачак 8 катлы торак йортның төзелеш
мәйданчыгында булды.
Нур Баян урамында
(Татарстан һәм Г.Тукай урамнары арасында) урнашачак җир асты автотукталышы
белән 6 катлы торак йорт проекты берникадәр үзгәрешләр кичергән. Искәртергә кирәк,
Рөстәм Миңнеханов бинаның яңа фасады өстендә эшләргә киңәш иткән иде.
Рөстәм Миңнеханов
бүгенге күчмә киңәшмә барышында проектлар буенча башкарылган өстәмә эшләрне
югары бәяләде. Проектлар алга таба төзелеш өчен расланды, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.