(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче декабрь). Кытайда иң яхшылардан саналган Ханчжоу шәһәрендәге
Туристлар санын исәпкә алу үзәгендә (Touristic Data Center) бүген Казан Мэры
Илсур Метшин һәм Казан муниципаль берәмлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Евгения
Лодвигова карап кайтты. Алар биредә шәһәрдәге туристлар саны турында мәгълүматның
туплану рәвеше һәм туризм үсеше җирле программасын гамәлгә ашыру юллары белән
таныштылар.
Кытай шәһәрендә
объектларда туристлар агымын исәпкә алу буенча уникаль система хакында ноябрҗдә
Казанга килгәч, Ханчжоу шәһәр комитеты секретаре Сюй Мин әфәнде сөйләгән иде. Шул
ук вакытта, ул безнең шәһәр җитәкчелеген ситеманың эшләү принциплары белән
танышырга чакырган иде.
Ханчжоу шәһәрендә
Туристлар санын исәпкә алу үзәге – зу дата-үзәк (мәгүлүмати үзәк), бирегә шәһәргә
килүче барлык кешеләр һәм аларның булу урыннары турында мәгълүмат килә. Үзәкне булдыру
өстендә 3 ел дәвамында Кытайның 15 IТ-компаниясе белгечләре эшләгән.
Туристларның хәрәкәтен
күзәтү электрон җайланмалардагы геолокация хезмәте ярдәм итә, мәгълүмат 15
минут саен яңартыла. Шулай итеп, шәһәргә килүгә (тимер юл-, авиа- яисә
автотранспортта) турист турында мәгълүмат үзәккә килә. Мәгълүмат туплау өчен шәһәргә
керү урыннарында шлагбаумнар куелган, аларда фотофиксация системалары
урнаштырылган. Бу туристның кайсы ил һәм төбәктән килгәнен билгеләргә ярдәм
итә.
Үзәктә белгечләр
штаты эшли, алар кабул иткән мәгълүматны анализлый. Биредә үк отельләрне
броньлау турында мәгүлүмат туплана. Турист портреты (яше, җенесе, шәһәре) үзәккә
смартфоннар һәм планшетлардан килгән мәгълүматны анализлап, билгеләнә.
Мәсәлән, шулай
итеп, Ханчжоуга ешрак хатын-кызлар килүе ачыкланган. Эш көннәрендә исә ешрак
бизнес-сәфәрләр белән ир-атлар килә (билгеләп үтәргә кирәк, Ханчжоуда берничә
эре IТ-компаниясе урнашкан).
Шәһәрдәге туристлык
объектларының ни дәрәҗәдә ошавы турында туристлар махсус мобиль кушымта
ярдәмендә белдерә ала. Шул ук кушымта туристларга төрлечә ярдәм итә – мәсәлән,
объектларны карауның уңайлы вакытларын күрсәтә.
Ханчжоу шәһәренә
ел саен 3 млн чит ил турысты һәм 50 млн Кытай туристы килә.
Анализланган мәгълүматлардан
чыгып, туризм үсеше программасы буенча, туристлык объектларына булышылк итү
максатында чаралар бүленә.
Казан Мэры Илсур
Метшин күргәннәрдән уңай тәэсирләр алды. Объектта алдынгы технологияләр һәм
мәгълүматны тирәе анализ ысулларын билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча,
бу кызыклы тәҗрибә булып тора, кайбер яңалыкларны татарстанда файдаланырга
мөмкин.
Искәртергә кирәк,
Ханчжоу 2002 елдан Казанның тугандаш шәһәре булып тора. Шәһәрләр туризм,
мәдәният, технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәләр.
Белешмә
“Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья советы – 2004 елда ассоциацияләрдән,
союзлар һәм аерым муниципаль берәмлекләрдән гражданнарның җирле үзидарәгә
хокукларын эффектив гамәлгә ашыру максатында төзелгән халыкара оешма. Ул җирле
үзидарә органнарын ныгыту, аларны халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итү һәм аларның
демократик принципларын тормышка ашыру өлкәсендә иң көчле һәм абруйлы структура
булып тора. Бүгенге көндә оешма 10 меңнән артык шәһәр һәм ассоциацияләрне һәм
җир шарының яртысыннан артык халкын берләштерә. “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләр” Бөтендөнья советы 7 төбәк бүлегеннән тора. Исәртергә кирәк, Илсур
Метшин оешманың Евразия бүлеге президенты итеп сайланган иде.