(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче декабрь). Бүген “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының
Бөтендөнья советы утырышы кысаларында Кытайның Ханчжоу шәһәрендә Евразия бүлегенә
кергән шәһәрләрнең халыкара активлыгы нәтиҗәләре чыгарылды. Гомуми рейтингта
Хабаровск шәһәре лидер булып тора. Бүләкләрне Казан Мэры, “Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты Илсур
Метшин тапшырды.
Халыкара активлык
буенча тикшеренү икенче тапкыр бары тик “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге шәһәрләре арасында гына
үткәрелә. 2018 елда рейтингка оешманың башка бүлекләренә кергән шәһәрләр дә
кушылыр, дип планлаштырыла. Тикшеренү барышында шәһәрләрнең эшлекле активлыгы,
халыкның халыкара активлыгы, халыкара оешмалар һәм институтлар, халыкара
чаралар, инфраструктура, шәһәрләрнең социаль-сәяси мәгълүматлары исәпкә алынды.
Рейтингкта катнашу
өчен 80-нән артык гариза бирелгән, аларның 54-е кабул ителгән. Беренче унлыкка
Хабаровсктан тыш Пермь, Ставрополь, Казан, Ош (Кыргызстан), Чиләбе, Волгоград,
Улан-Удэ, Красноярск һәм Новосибирск керә.
Кече рейтингта
миллионлы шәһәрләр арасында (халык саны 1 миллионнан артык) Пермь шәһәре тора, зур
шәһәрләр арасында (халык саны 500 меңнән 1 миллионга кадәр) – Хабаровск, эре
шәһәрләр арасында (халык саны 250 меңнән 500 меңгә кадәр) – Ставрополь, зур
шәһәрләр арасында (халык саны 100 меңнән 250 меңгә кадәр) – Әлмәт, урта
шәһәрләр арасында (халык саны 100 меңгә кадәр) – Магадан, кече шәһәрләр
арасында (халык саны 50 меңгә кадәр) – Магас.
Рейтингны төзүчеләр
сүзләре буенча, Хабаровска беренче урынны яуларга аның халыкара оешмалар
әгъзасы булуы, югары дәрәҗәдә халыкара чараларда катнашуы, алдынгы урыннар
алуы, бәйгеләрдә җиңүе һәм дөнья күләмендәге бүләкләр алуы ярдәм иткән. Моннан кала,
шәһәр тел өлкәсендә берләшмәләр һәм студентлар алмашу өчен ачык.
Искәртергә кирәк,
халыкара активлык рейтингын төзү инициативасы белән 2015 елда Илсур Метшин чыкты.
“Бүген шәһәрләр инвестицияләр, туристлар агымы, хезмәт ресурслары һ.б. өчен
конкурентлык көрәшенә чыкты. Конкуренция күрше шәһәрләр арасында гына түгел,
башка ил һәм континетларда булган профильле шәһәрләр арасында да бара. Әлеге шартларда,
кайсы шәһәрнең бу өлкәдә уңышка ирешүен ачыклау мөһим”, - диде Казан Мэры.
Пилот режимында
тикшеренү ике ел элек уздырылды. Әлеге тикшеренү методикасы, күрсәткечләр һәм
индикаторлар тулысынча үзгәртелде. Шул ук вакытта рейтингта Мәскәү һәм Санкт-Петербург
кебек абсолют лидер булган шәһәрләр катнашмый.
Билгеләп үтәргә
кирәк, рейтинг белән “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы
генераль секретаре Эмилия Сайз кызыксынды. Аның кандидатурасы “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Бөтендөнья советы утырышында
чыгарылды. Казан Мэры Илсур Метшин оешманың яңа җитәкчесенә уңышлар теләде.