(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче декабрь). “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы ничек
эшләргә һәм нинди бурычларга беренче чиратта игътибар бирергә тиешлеге турында
нотык белән бүген Кытайның Ханчжоу шәһәрендә оешманың Бөтендөнья советы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин
чыгыш ясады. Евразия бүлеге президенты шәһәрләр арасында тәҗрибәләр алмашу
практикасы мөһимлеген билгеләп үтте. “Кул сузымы арасында гына шәһәр хуҗалыгы,
планлаштыру, үсеш һәм финанслау өлкәсендә теге яки бу сорауны хәл итү юлына ия булу
– төп бурычларның берсе”, - диде ул.
И.Метшин сүзләре
буенча, оешма каршында торган беренчел бурыч – БДО үсеше максатларын,
бурычларын “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасына
кергән шәһәрләр мәнфәгатьләренә яраклаштырып, бергә туплау. “Без мөмкин кадәр “җирдә”,
халык белән эшләргә тиешбез, ә БМО дәрәҗәсендә күктә йөзәргә түгел”, - диде
Казан Мэры.
Евразия бүлеге
президенты игътибар иткәнчә, шәһәр һәм аларның мэрлары кызыксыну өлкәсе шәһәр
зурлыгыннан, территориаль урнашуыннан, финанслау һәм халыкара процессларда
катнашуыннан чыгып билгеләнә. Зур шәһәрләрдә күптән хәл ителгән сораулар
кечкенә шәһәрләрдә әле генә алгы планга чыга башлады. “Кайвакытта, теге яки бу
сорауны хәл итү өчен, үзара аралашу да җитә”, - диде Илсур Метшин һәм
шәһәрләрне тәҗрибәләре белән актив рәвештә уртаклашырга чакырды.
Мисал итеп, ул
Евразия бүлеген китерде. Биредә шәһәрара практикалар белән уртаклашу актив
рәвештә алып барыла. Мәсәлән, Казанның транспорт проблемасын хәл итү өчен
Богота тәҗрибәсе файдалы булды. Аерым алганда, җәмәгать транспорты өчен аерым
полоса бирелде, моннан кала, Богота Мэры, Татарстанга килгәч, юлларда
бөкеләрдән котылу юллары белән уртаклашты. Париж, үз чиратында, Казанның эре
спорт чараларын уздыру хокукына гариза бирү тәҗрибәсе белән танышты.
Илсур Метшин “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” – оешмасы мэрлар өчен түгел, ә халык өчен
эшләвендә ышаныч белдерде. Шуның өчен аның төрле дәрәҗәләрдә – милли дәрәҗәдән
дөнья дәрәҗәсенә кадәр – танылуы мөһим. “Төрле яктан килгән тавышларны беркем
дә ишетмәячәк. Безгә үзебез турында хәбәр итәргә кирәк: шыпырт түгел, ә
мөмкинлекләребез һәм ирешкән нәтиҗәләребез турында кычкырып сөйләргә”, - диде
Евразия бүлеге президенты.
“Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасы проектларына халыкта кызыксыну уятырга
чакырды. ТР башкаласы Мэры казанлыларның эре шәһәр проектларында актив
катнашулары турында сөйләде. “Шундый ук хәлне “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләр” эшчәнлегендә дә күрергә телим”, - дип ассызыклады Казан Мэры.
“Без мәгълүмат
һәм аның белән тиз арада алмашу өстенлек иткән вакытта торабыз. Мәгълүматны
оешма эчендә дә, аннан читтә дә тарату өстендә эшләргә тиешбез. “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы киләчәген барлык кеше һәрвакыт
аның турында гына сөйли, дип күрәм”.
Белешмә
“Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья советы – 2004 елда ассоциацияләрдән,
союзлар һәм аерым муниципаль берәмлекләрдән гражданнарның җирле үзидарәгә
хокукларын эффектив гамәлгә ашыру максатында төзелгән халыкара оешма. Ул җирле
үзидарә органнарын ныгыту, аларны халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итү һәм аларның
демократик принципларын тормышка ашыру өлкәсендә иң көчле һәм абруйлы структура
булып тора. Бүгенге көндә оешма 10 меңнән артык шәһәр һәм ассоциацияләрне һәм
җир шарының яртысыннан артык халкын берләштерә. “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләр” Бөтендөнья советы 7 төбәк бүлегеннән тора. Исәртергә кирәк, Илсур
Метшин оешманың Евразия бүлеге президенты итеп сайланган иде.