Казан Мэры “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья советы утырышында катнашачак
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәредә KZN.RU,
7-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләр” Бөтендөнья советы утырышында катнашачак. Чара Кытайның Ханчжоу шәһәрендә
узачак.
“Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья советы – 2004 елда ассоциацияләрдән,
союзлар һәм аерым муниципаль берәмлекләрдән гражданнарның җирле үзидарәгә
хокукларын эффектив гамәлгә ашыру максатында төзелгән халыкара оешма. Ул җирле
үзидарә органнарын ныгыту, аларны халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итү һәм аларның
демократик принципларын тормышка ашыру өлкәсендә иң көчле һәм абруйлы структура
булып тора.
Бүгенге көндә
оешма 10 меңнән артык шәһәр һәм ассоциацияләрне һәм җир шарының яртысыннан
артык халкын берләштерә. “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья
советы 7 төбәк бүлегеннән тора. Исәртергә кирәк, Илсур Метшин оешманың Евразия
бүлеге президенты итеп сайланган иде.