(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче декабрь, Алсу Сафина). Проблемалы “МЧС” торак комплексының
чираттагы блогы тапшырылды. Тиздән фатирлы булачак “Фон” өлешчеләре белән Казан
Мэры Илсур Метшин очрашты. Ул билгеләп үткәнчә, алданган өлешчеләрнең
проблемаларын хәл итү системалы рәвештә башкарыла – 3 подъезддан торган 74
фатирлы В блогы 6 объектның дүртенчесе булды. Аны Яңа елга кадәр эксплуатациягә
кертергә планлаштырыла.
Искәртергә кирәк,
“МЧС” торак комплексының беренче йортында эшләр бер ел элек башланып китте. Ул вакытта
78 фатирлы беренче өч подъезд (Ж блогы) тапшырылды. Май аенда 87 фатирлы А
блогы, августта 75 фатирлы Б блогы, бер ай элек 47 фатирлы ике подъездлы Д секциясе
һәм торак булмаган биналар (Ж* блогы) тапшырылды.
Казан Мэры Илсур
Метшин өч бүлмәле фатирларның берсен карап чыкты. “Алдыбызга яңа елга кадәр 6
объектны тапшыру бурычын куйган идек. Бу – дүртенчесе. Тагын ике объектны
тапшырасы кала. Системалы рәвештә эшлибез, ләкин башкарасы эшләр әле күп”, -
диде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы
төзүчеләргә (подрядчы – “СК Строй” ҖЧҖ) һәм Башкарма комитетның проблемалы
объектлар буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка рәхмәтен белдерде.
“Чираттагы объект
тапшырыла. Көтәргә туры килде. Төзүчеләр эшләрне тәмамлады, документлар әзер.
Аллага шөкер, Яңа елга кадәр ачкычларыгызны алачаксыз”, - диде Мэр өлешчеләргә.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, беренче йортта ике блок – Е һәм Г тапшырылмый кала. Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, әлеге
объектлар буенча график бар.
Өлешчеләр объектны
тапшырган өчен рәхмәт белдерделәр һәм үзләренең кайбер теләкләрен әйттеләр. Аерым
алганда, урамнарның начар яктыртылган булуы: “Юллар начар яктыртылган, балалар
үзләре генә йөри алмаячак”.
“Район башлыгы
биредә, әлеге соруны хәл итәрбез”, - дип ышандырды Мэр.
Мэр белән бергә “МЧС”
торак комплексында Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков, Совет
районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Фон-Ривьера” ҖЧҖ директоры Диана
Әхмәтҗанова, “Фон” КТ техник директоры Сергей Орлов та булдылар.