(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь, Антон Ноздрин).
Татарстан башкаласында "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр
тәҗрибәсе" II ачык форум эшчәнлеген башлады. Казан Мэры Илсур Метшин
форумны ачканда билгеләп үткәнчә, Казан фондларына булышлык итү өчен, Россия
экспертлары белән берлектә барлыкка китерелгән мәйданчык төбәкләрдә зур
кызыксыну уятты. Быел Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Мансийск, Ульяновск,
Архангельск, Түбән Новгород, Пенза, Самара һ.б.шәһәрләрнең хәйрия фондлары
форумда катнашырга теләк белдерде - барлыгы Россиянең 22 шәһәреннән 200
катнашучы. "Башка төбәкләр белән тәҗрибә алмашуны түземсезлек белән
көтәбез, яңаны үзләштерергә, яхшы яклар белән уртаклашырга әзербез", -
диде И.Метшин.
Форум башланыр алдыннан катнашучылар хәйрия фондлары проектларының
"Игелекле Казан" күргәзмәсен карадылар. Президент грантлары фонды
генераль директоры Илья Чукалин Казанның социаль проектларын гамәлгә ашыру
тәҗрибәсен уңай бәяләде. Аерым алганда, Мәскәү кунагында "Игелекле эшләр
көндәлеге" проекты кызыксыну уяткан. Бүгенге көнне үзенчәлекле көн дип
Добро Mail.ru сервисы җитәкчесе Александра Бабкина да атады. Аның сүзләре
буенча, чара сыйфат ягыннан башка дәрәҗәгә чыга.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, "Игелекле Казан" векторы шәһәр
үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. "Шәһәрлеләрнең
намуслы һәм илтифатлы булуы шәһәр үсешендә зур роль уйный, дип ышанам. Хәйрия
һәм волонтерлык культурасы үсеше минем өчен шәһәр инфраструктурасы үстерү,
юлларны, йортларны төзекләндерү, яңа микрорайоннар, социаль учреждениеләр төзү
белән беррәттән тора", - диде шәһәр Мэры.
ТР башкаласы Мэры сөйләгәнчә, әлеге хәрәкәт хәйрия фондлары һәм оешмалары белән
тыгыз элемтәдән башланды. Аның сүзләренчә, аралашу барышында хакимият
тарафыннан игътибар ителергә тиешле сораулар ачыкланды. И.Метшин
конкрет уңай үзгәрешләргә китергән хезмәттәшлекне мисалга
китерде: "Казан шәһәр Думасының чираттагы утырышына инвалид-балалар
тәрбияләгән гаиләләр өчен милеккә салымга ташламалар турында сорауны
чыгарабыз".
Алга таба Мэр хәйрия фондлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар
турында сөйләде. "Шәһәрдә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән
балаларны уллыкка алган, махсус курсларда белем алып, тагын да шундай балаларны
тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр барлыгын, әмма аларга моның өчен торак җитмәгәнне
белдек. Шулай итеп безнең "профессиональ" тәрбиягә бала алучы
гаиләләр" өчен фатирлар бүлеп бирү турында карарыбыз барлыкка килде",
- диде Илсур Метшин. Өч шундый гаилә Өй туе ясады да инде.
Илсур Метшин сөйләгәнчә, аутизм белән авыручы балалар өчен инклюзив белем бирү
буенча проект белән "Выход" Россия фонды кызыксынган. "Якын
арада аның җитәкчесе Авдотья Смирнова белән очрашуны көтәбез. Аның белән
хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләшәчәкбез", - диде Мэр. Бүген
Казанның 2 мәктәбендә 17 аутист-бала укый.
Шәһәр башлыгы "Яхшы куллар" складын уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсе дип
билгеләде. Аның кысаларында шәһәр фондка бушлай өч бина тапшырды. "Шәһәрдә
хәйрия складлары челтәре пәйда булды. Ел башыннан 6 меңнән артык казанлы бирегә
әйбер китергән, 3 мең мохтаҗ кеше" - алган.
Илсур Метшин социаль волонтерлыкны үстерергә кирәклекне искәртте. Мэр сүзләре
буенча, "Безгә волонтерлар кирәк булган юнәлешләрне дөрес бәяләргә,
волонтерларны җәлеп итүнең яңа ысулларын табарга кирәк. Форум яңа белемнәр,
идеяләр чыганагы булыр, дип уйлыйм", - диде Казан Мэры.
Пленар утырышта Президент грантлары фонды генераль директоры Илья Чукалин
катнашты. Ул форумда катнашучыларга Президент грантларын алу механизмнары
турында җентекләп сөйләде.
И.Чукалин билгеләп үткәнчә, хәйрия фондлары эшендә И.Метшин әйтеп узган
"Урынына түгел, ә бергә" принцибы булу мөһим. "Төбәкләрнең
үзләренең хәйрия фондларына булышлык итү мөһим. Аның сүзләренчә, Татарстан
әлеге күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә тора. И.Чукалин президент грантларында
катнашырга курыкмаска чакырды.
Форумда катнашучыларны РФ Иҗтимагый палатасының коммерцияле булмаган сектор
үстерү һәм социаль ориентирлашкан КБО булышлык итү комиссиясе рәисе Елена
Тополева-Солдунова сәламләде. Аның сүзләре буенча, төбәкләрдә хәйрия культурасына
булышлык итәргә. "Казан хәйриячелек башкаласына әверелә"' - диде ул.
"Подари жизнь" хәйрия фонды директоры Екатерина Чистякова фондлар
белән хезмәттәшлек итү турында сөйләде. Ул шулай ук "Подари жизнь"
фонды махсус премия оештырганын сөйләде. Ике премия "Тамашачылар
симпатиясе бүләге" һәм "Тормыш сыйфаты") Анжела Вавилова
ис.фондка бирелде.
Добро Mail.ru сервисының "Маяк" проекты старты турында аның җитәкчесе
А.Бабкина сөйләде. Ул тикшерелгән, ышанычлы фондларны табарга ярдәм итә.
"Детям о важном" проекты авторы Наталья Ремиш инвалид балаларга
карата илтифатлы мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәклекне ассызыклап үтте.
Пленар утырыш азагында "Добрый город Петербург" фонды директоры Дарья
Буянова Казанны "игелекле шәһәрләр" берлегенә кертү турында игълан итте
һәм Илсур Метшинга символик "алтын ачкыч" тапшырды.
Шәзәр башлыгы Казан Мэпы рәхмәт хатлары белән "Ак Барс Созидание",
"Альпари", Анжела Вавилова ис.балаларга ярдәм итү фонды, "В твою
пользу" хәйрия фонды, "День добрых дел" хәйрия фонды һ.б.
фондларны бүләкләде.
Илсур Метшин форумда катнашучыларга рәхмәтен белдерде. "Форум һәрберебезгә
файдалы булыр, дип ышанам", - дип тәмамлады Мэр.