(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин “Ел волонтеры” VII премиясе
лауреатларын бүләкләде. Волонтер көне уңаеннан уздырылган тантаналы чара Казан ратушасында
үтте. Сүз уңаеннан, быелдан РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча, Волонтер
көне 5 декабрьдә билгеләп үтелә. Биредә волонтерлар командасының еллык
эшчәнлекләре нәтиҗәләре ясалды һәм бәйрәм концерты оештырылды.
Чарада билгеләп
үтелгәнчә, 2017 елда волонтерлар халыкара һәм Бөтероссия күләмендәге 64 чара
оештырырга ярдәм иткән. Әлеге чараларда 2 меңнән артык волонтер катнашкан.
Волонтерларның шәһәр
тормышына керткән өлешләрен Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үтте. Ул
волонтерларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән рәхмәт белдерде.
“Беренче тапкыр ил күләмендә волонтер көнен билгеләп үтәбез. Владимир Путинга сезнең
хезмәтегезне югары бәяләгән өчен рәхмәт”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин
шәһәрдә спорт волонтерлары хәрәкәте башлануны исенә төшерде. Татарстан
башкаласы Мэры сүзләренчә, 2013 елда Универсиадага дөньяның барлык
континетларыннан 50 меңнән артык гариза кабул ителгән, бары 20 мең кешегә генә
волонтер булу мөмкинлеге бирелде. “Иң яшь катнашучыга 14 яшь иде, иң өлкәненә –
83. Бу сезнең күңелегез һәм мөмкинлекләрегез диапазоны турында сөйли”, - диде
ул.
“Универсиададан
соң шәһәребез турында, инфраструктураны ничек үзгәртү турында уйлаганда, шәһәр
кешесенең ничек үзгәрүен күз алдына да китерә алмаган идем. Хәзер залда
Россиядә иң яхшылардан саналган волонтер хәрәкәте вәкилләре. Татарстан һәм
Казан волонтерлары иң яхшылпры дигәндә һәрвакыт горурлык хисе кичерәбез, бу
чыннан да шулай”, - диде шәһәр башлыгы.
Тантана барышында
инде традицион булган номинацияләрдә премияләр тапшырылды – җиңүчеләр итеп
Зиннәтуллина Рената (“Һәрвакыт әзер!”), Жиганов Алексей (“Ел рекорды”), Коваль
Владислав (“Ел ачышы”), Әхмәтгалиева Нәзирә Габдехәевна (“Көмеш волонтер”),
Елчуева Анастасия (“Ел тим-лилеры”), Йосыпова Гөлназ (“Тамашачылар симпантиясе
бүләге”), Рәхмәтуллин Дамир (“Ел волонтеры”) табылды. Тантананың 30-дан артык
номинанты “Kazan volunteers” яшьләр хәрәкәте вәкилләре.
Волонтерларны шулай
ук “Социаль һәм спорт проектлары дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешма
директоры Азат Кадыйров котлады. “Энтузмазмыгыз, һәрвакыт ярдәм итәргә
теләвегез өчен рәхмәт. Кайда гына булсак та, сез аралашкан спортчылар, рәсми
затлар сезнең волонтерлагыз искиткеч, дип әйтәләр”, - диде ул.
Белешмә
“Ел волонтеры”
тантанасы – волонтерлар өчен “Социаль һәм спорт проектлары дирекциясе” автоном
коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан уздырыла торган премия. Чараның максаты
– волонтерлар командасының еллык эшчәнлегенә нтиҗәләр ясау, хәрәкәт
активистларын билгеләү, яңа волонтерларга мотивация бирү, Казанда һәм
Татарстанда вакыйгаи волонтерлыкны үстерү.