(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче декабрь). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Химград”
технополисы территориясендә берьюлы ике яңа җитештерүдә булды. Республика башлыгы
“Ирвис” фәнни-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ һәм “Коттон Вэй” ҖЧҖ
производстволары белән танышты. Президентны Казан Мэры Илсур Метшин озата
йөрде.
Бу проектларга
инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумнан артып китә. “Ирвис” ФҖП” ҖЧҖ
агрессив булмаган ягулык һәм инерт газлар чыгымын, күләмен үлчәү чараларын
җитештерү белән шөгыльләнә, шулай ук сыеклыклар, газлар динамикасы һәм җылылык алмашу
интенсификациясе өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бара. Предприятиегә1990 елда
А.Н. Туполев ис. КДТУ (КАИ)ның очкыч аппаратлар двигательләре факультеты
базасында нигез салынган. Шул еллар эчендә компания 10 000 техник мөһим газлар
чыгымнарын үлчәгечләр-счётчиклар җитештергән. Продукциясе Россиягә,
Казахстанга, Украинага, Белоруссиягә, Кыргызстанга, Үзбәкстанга җибәрелә. Продуктларын
кулланучылар арасында - “Газпром” ГАҖ, “НК “Роснефть” ГАҖ, “Лукойл” ГАҖ, “Татнефть”
ГАҖ, “Сургутнефтегаз” ААҖ, “Газпром нефть” ГАҖ.
2015 елның 16
февралендә “Ирвис” ФҖП” ҖЧҖ белән “Химград” технополисы арасында “Химград”
территориясендә агрессив булмаган ягулык һәм инерт газлар чыгымын, күләмен
үлчәү чараларын җитештерүне оештыру» проектын гамәлгә ашыру турында инвестицион
килешү имзаланган.
Рөстәм
Миңнехановка предприятие тарихы һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Татарстан
Президенты җитештерүнең инновацион тәшкилиятен, фәнни казанышларны куллануын
билгеләп үтте.
Чираттагы предприятие
“Коттон Вэй” ҖЧҖ – текстиль әйберләрне арендалау һәм профессиональ эшкәртү (юу,
химик чистарту, дезинфекцияләү) буенча хезмәт күрсәтүләр буенча Россия базарына
нигез салучы һәм аның лидеры. Компания бүлекчәләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта,
Казанда, Түбән Новгородта, Новосибирскта һәм Омскта бар. Хезмәткәрләр штаты
2000-нән артык кеше тәшкил итә.
Проект
республикада 2012 елның апрелендә старт алган һәм төбәкнең заманча бөтендөнья
стандартларын гамәлгә кертү программасына ярдәм күрсәтә. Проект Татарстан
Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек
саклау министрлыгының актив ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Компания урын-җир
текстилен, махсус киемнәрне һәм хирургия текстилен арендага бирү буенча
төбәкнең алдынгы медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә.
2015 елның 1
сентябрендә “Химград” технополисы территориясендә инвестицион проектны гамәлгә
ашыру буенча сәнәгать-җитештерү эшчәнлеге алып бару турында инвестицион килешү
имзаланган.
Мондый
җитештерүне эшләтеп җибәрү медицина учреждениеләренең тормыш рәвешен, йөзен
сыйфат ягыннан үзгәртә, диде Рөстәм Миңнеханов. Сырхауханәләрне сыйфатлы
урын-җир текстиле, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү – хәзер бу мәсьәләләр
аутсорсинг юлы белән хәл ителә, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов
шулай ук билгеләп үткәнчә, компания 53 медицина учреждениесен урын-җир текстиле
белән тәэмин итә. “Без стерильлекне һәм чисталыкны тәэмин итүче иң заманча
технологияләрне күрәбез. Аутсорсинг нәтиҗәсендә без медицина
учреждениеләребезнең тормышын җиңеләйтәбез һәм шул ук вакытта югары сыйфатка да
ирешәбез”, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов
шулай ук билгеләп үткәнчә, компаниянең эре сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт
күрсәтүләр буенча планнары бар (махсус кием). Республика башлыгы, компания
җитештерүен үстерүне һәм киңәйтүне дәвам итәр, дигән ышаныч белдерде, дип хәбәр
итә ТР Хакимияте порталы.
Россиядә җиңел
сәнәгать үсеше турында Россия Президенты Владимир Путин стратегик бурыч, дип сөйләгән
иде. “Ватан җиңел сәнәгатендә эшлекле активлыкны саклап калу, яңа уңышлы
җитештерүләр барлыкка килү өстендә эшләү һәм, әлбәттә, өлкә үсешен тоткарлап
торган системалы сорауларны хәл итү бик мөһим”, - дип билгеләп үткән иде Владимир
Путин.