(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче декабрь, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин “Яшь
профессионаллар” (WorldSkills Russia) чемпионатында “Электроника” юнәлеше
буенча махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге булып торган Казан радиомеханика
колледжында булды.
Биредә 38 ел
эшләүче укытучы Равилә Бикмөхәммәтова сөйләгәнчә, “Электроника” компетенциясе
бик күп белем һәм күнекмәләр таләп итә, чөнки ул үз эченә тагын 4 бүлекчә ала:
программалаштыру, схемотехника, монтаж һәм көйләү. “Сәләтле укучылар бар, ләкин
аларны өйрәтергә кирәк”, - дип искәртте ул.
Равилә Бикмөхәммәтова
билгеләп үткәнчә, колледжны тәмамлаучылар алга таба укуларын Казан авиация
институтында дәвам итәләр, яисә предприятиеләрдә эшлиләр. Аерым алганда,
колледж аерым ихтыяҗ булган һөнәрләр һәм белгечлекләр әзерләү буенча максатлы
әзерләү дәүләт программасына керә. Колледжны тәмамлаучыларның хезмәт хаклары
яхшы, алар арасында 50-70 мең алып эшләүчеләрдә бар.
Колледж ТР
икътисадының технологик үсешен һәм модернизациясен тәэмин итә торагн өлкәләр
өчен кадрлар әзерли. Аерым алганда, ул “Радиоприбор” АҖ, В.И.Шимко ис. “Радиоэлектроника”
Фәнни-җитештерү берләшмәсе, Казан авиация заводы, “Электроприбор” Казан электротехника
заводы һ.б. белән хезмәттәшлек итә. Әлеге предприятиеләр колледжга спонсорлык
ярдәме күрсәтә.
“Ике компонент: яңа
җайланмаларда укырга кызыклы булырга тиеш һәм яхшы хезмәт хакы”, - диде Мэр.
Илсур Метшин “Яшь
профессионаллар” WorldSkills төбәк этабында катнашучылар һәм студентлар белән
аралашты. Татарстан җыелма командасы әгъзасы Эмиль Исламов КИТТУ-КАИ инженерлык
лицеен тәмамлаган, хәзер авиация институтында укый. Компетенцияләр үзәгендә
Эмиль ярышларга әзерләнә. Искәртергә кирәк, 2019 елда Казан эшче һөнәрләр
буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын кабул итәчәк.
“Сезгә уңыш теләп
торачакбыз. Әлеге чемпионатта барысы да сезнең кебек, шуны аңларга кирәк, -
диде Илсур Метшин. – Психологик яктан әзерләнергә кирәк. Бездән яхшылар да, начарлар
да юк. Без галәмгә кеше җибәргән беренче ил. Шуңа күрә, җиңүгә әзерләнергә һәм
ышанырга кирәк. Тиешле дәрәҗәдә әзерләнү өчен сезгә ярдәм итәчәкбез”.
Искәртергә кирәк,
27 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Казанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills
Russia) төбәк чемпионаты узды. “Электроника” компетенциясендә беренче урынны
Шамил Вәлиуллин алды, икенче урынны Азат Садыйков яулады, өченче урынны – Александр
Епифанов. WorldSkills Junior юнәлешендә икенче урынны Егор Куданкин алды. Колледж
директоры Камил Мөхәммәтов хәбәр иткәнчә, чемпионатта ирешкән зур казанышлары
өчен уку йорты администрациясе Егор Куданкинны бюджет уку формасына күчерергә
карар кылган.
Төбәк бәйгесендә
җиңүчеләр 2018 елда Көньяк-Сахалинскта үтәчәк “Яшь профессионаллар” (WorldSkills
Russia) милли чемпионатында катнашачаклар.
Илсур Метшин токарь
җайланмалары урнашкан аудиториядә булды, аннан соң программалаштыру нигезләре
дәресендә булды. Актлар залында шәһәр башлыгы колледжның студентлар активы
белән аралашты.
Казан Мэры
студентларны Халыкара волонтер көне белән котлады һәм WorldSkills ярышларында
уңышлар теләде. “Актив иҗади тормыш алып баруыгыз бик мөһим – нәкъ менә шулар
студент тормышының матурлыгын күрсәтә дә инде”.
Мэр белән бергә колледжда
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Вахитов һәм
Идел буе районы администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Балалар һәм яшьләр эшләре
буенча комитет рәисе Айрат Фәизов булды.
Казан радиомеханика
колледжы (Красный Пожарник ур., 1а) 1969 елда төзелгән бинада урнашкан, биредә
450 студент белем ала. 2017 елның беренче яртыеллыгында бинаның фасады
төзекләндерелде.