(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче декабрь, Алсу Сафина). Бүген эшлекле дүшәмбедә мәгълүм булганча, чүпне
селектив җыю ысулына күчү барышында, Казанда икенче чимал җыю павильоннарын
урнаштыру өчен 54 җир участогы бүлеп бирелгән, тагын 10 җир участогы куркыныч
тудыра торган продукцияне – градусниклар, флуоресцент һәм терекөмешле
лампаларны – аерып җыю өчен махсус савыт-саба урнаштыру өчен билгеләнгән. Казан
Мэры Илсур Метшин фикеренчә, ТР башкаласы әлеге үзгәрешләр барышында лидерлар
рәтендә булырга тиеш – рейтинглар өчен түгел, ә казанлылар экологик чиста
шәһәрдә яшәсен өчен.
2016 елдан
кулланылган ПЭТ-савытларын җыю максатында эшмәкәрләр Казан йортлары
ишегалларында махсус контейнерлар урнаштыра башладылар. Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә,
агымдагы елның 10 ае эчендә 140 тонна пластик җыелган. Әлеге пластик күмелми, ә
җитешетерү өчен икенче тапкыр кулланылачак.
“1200
контейнерның барлыкка килүе – беренче адым, һәм инде күзгә күренерлек нәтиҗә.
Ике елдан да аз вакыт эчендә Казан йортларының өчтән бер өлешендә икенче чимал
җыю оештырылды. Бу юлның башы булып тора. Максат – чүп арасыннан икенче тапкыр
кулланылашта файдаланыла торган әйберләрне аеру”, - диде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы
сүзләренчә, әлеге эштә нәтиҗәләргә хакимият, бизнес вәкилләре һәм халыкның
уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешеп була. Шул ук вакытта, шәһәр башлыгы халык
арасында аңлату эшләрен алып барырга кирәклекне искәртте. “Тәҗрибә күрсәткәнчә,
көнкүреш шартларында тәрбияле һәм законнарны үтәүче алман халкы да әлеге юлны
җиңел үтмәгән”, - диде И.Метшин.
ТКХ комитеты
сөйләгәнчә, Мәгариф идарәсе белән берлектә калдыклар белән эш итү культурасын
булдыру буенча мәгълүмати проект эшләү алып барыла. Бүген кайбер мәктәпләрдә
макулатура һәм полиэтилен савыт-саба җыю өчен савытлар урнаштырылган.
И.Гыйниятуллин
билгеләп үткәнчә, ТР Министрлар кабинеты тарафыннан расланган каты коммуналь калдыклар
белән эш итү территориаль схемасы буенча, калдыкларны җыю, күчерү, эшкәртү, утилизацияләү,
күмү төбәк операторы бурычларына керә. Әлеге эшләр 2018 елның 1 июненнән соңга
калмыйча башкарылырга тиеш. Төбәк операторы РФ субъектларының вәкаләтле
органнары тарафыннан конкурс буенча 10 елга сайлана. Чүпне аерып җыю өчен
контейнерлар урнаштыру вакытларын һәм аларның санын төбәк операторы территориаль
схемага нигезләнеп куя.
Чыгыш ясаучы
билгеләп үткәнчә, эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү программасы буенча икенчел чимал
җыю өчен 54 җир участогы билгеләнгән. Хәзерге вакытта Казанда 35 павильон бар. Ел
азагына кадәр тагын 12 павильон урнаштырылачак, калганнары – киләсе елда. Аларның
адреслары ТКХ комитеты сайтында эленгән.
Күптән түгел
дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә кулланылган батареяларны җыю буенча 30
савыт-саба урнаштырылды. “Куркыныч тудырган калдыкларга шулай ук градусниклар, флуоресцент
лампалар, терекөмешле лампалар керә. Казанда Башкарама комитет карары белән әлеге
төр калдыкларны җыю өчен 10 җир участогы билгеләнгән”, - диде нотык тотучы.
“Тиешле дәрәҗәдә
оештырылган очракта, чүпне аерып җыю табигать ресурсларын экономияләргә һәм
калдыкларның әйләнә-тирәгә начар йогынтысын киметергә ярдәм итә”, - диде
И.Гыйниятуллин һәм түбәндәге мәгълүматларны китерде. 10 кг батареядан 96 кг. рудадан
алып булган кадәр цинк алырга мөмкин, ә химик калдыклар тозларга кристаллаша,
аларны медицинада, авыл хуҗалыгында һәм җиңел промышленностьтә кулланып
булачак. 1 тонна макулатураны яңадан файдалану 17 агачны кисүдән коткара.
Ул шулай ук 1
ташланган батарея 20 кв.м. җирне агулый, дип искәртте.
“10 ел элек без
чүп морфологиясе, икенчел чимал җыю урында сөйләрбез, дип уйлап та карамаган
идек. Совет районында 25 ел элек үткән киңәшмәләрне хәтерлим, ул вакытта тишек
түбәләр, эшләми торган лифтлар белән бер үк вакытта чүп чыгарырга техника да юк
иде, - диде Илсур Метшин. – Ә бүген без чүпне селектив ысул белән җыю турында
сөйлибез”.
“Экология
сорауларына килгәндә, Казан алда барырга тиеш. Моны ниндидер рейтингларда
беренче урынны алу өчен түгел, ә казанлылар экологик чиста шәһәрләрдә яшәсен
өчен эшләргә кирәк”, - дип тәмамлады Мэр.