(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче декабрь, Алсу Сафина). Ял көннәрендә Казанда карның айлык
нормасыннан 60% яуды. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә билгеләп
үткәнчә, төп сынаулар әле алда, җыештыру һәм карны чыгару – шәһәр юл хезмәтләре
өчен беренче урында тора торган сорау.
“Ноябрь илтифатлы
булды. Шулай да, кар явачак, һәм безгә әлеге сорауларны тиз хәл итәргә кирәк
булачак. Айлык норманың 60 проценты – кышкы сезонны башалу өчен яхшы сынау. Моның
шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, юлларда машиналар аз вакытта, булуы яхшы”, - дип
билгеләп үтте И.Метшин.
Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев билгеләп
үткәнчә, Татарстан башкаласында ял көннәрендә 23 мм кар яуган.
“Бозлавык
барлыкка килүне булдырмас өчен юл хезмәте берничә тапкыр юлларны бозлавыкка
каршы эшкәртте. Юлларның куркыныч урыннарында – күпер корылмалары, төшү – менү юллары,
киселешләр, магистраль урамнарда – аерым эшләр башкарылды”, - дип сөйләде
И.Куляжев. Ул хәбәр иткәнчә, тәүлеккә уртача 376 техника берәмлеге чыкты.
Кар эретү пунктларына
шәһәр юлларыннан 3,5 мең тонна кар чыгарылды. “Тулаем алганда, бүгенге көндә
шәһәребезнең магистраль юллары канәгатьләндерерлек хәлдә, бозлавыклар юк”, -
диде Тышкы төзекләндерү комитеты. Ул өстәгәнчә, хәзер юлларны көрәү, карны чыгару,
җәяүлеләр сукмакларын һәм тукталыш мәйданчыкларын чистарту буенча эшләр
башкарыла.
И.Куляжев якын
көннәрдә кар, буран фаразлануга игътибар итте: “Тиешле карарлар эшләр
заказчыларына һәм юл оешмаларына җиткерелде. Бу көннәрдә юл хезмәтләренең
игътибары бозлавык һәм юлларда кар көртләрен булдырмауга юнәлдереләчәк”.
Илсур Метшин ассызыклап
үткәнчә, хәзерге вакытта бу
беренче урында тора торган сорау. “Районнар администрацияләре башлыкларын,
Тышкы төзекләндерү комитетын, идарә итүче компанияләрне әлеге сорауны даими
контрольдә тотуны сорыйм”, - дип тәмамлады Мэр.