(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче декабрь, Антон Ноздрин). Казан, шәһәр Мэры Илсур Метшин фикренчә,
футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты җирәбәсе нәтиҗәләре буенча “бәхетле билет”
тартып чыгарды.
Татарстан башкаласына
өч күренекле футбол клублары җыелма командалары киләчәк. “Поль Погба белән Франция
җыелма командасы, Испания һәм Алмания җыелмалары, Хамес Родригес белән
Колумбия, Роберт Левандовски җитәкчелегендә Польша. Мондый командалар турында
хыяллана гына ала идек. Безгә кызыклы командалар киләчәк, алар күп санлы җанатарлар
һәм туристлар китерәчәк”, - диде Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.
Шәһәр башлыгы
искәрткәнчә, 5 декабрьдән турнирга билетлар сатуның икенче этабы башлана, һәм
хәзер аларны конкрет уеннарга алырга мөмкин. Шәһәр башлыгы казанлыларны һәм
татарстанлыларны мондый чарадан читтә калмаска чакырды. “Стадионнарга бара
алмаучыларны, “Казан” янында фан-фестта көтәбез. Анда да бәйрәм һәм дөнья
футболы атмосферасы булачак”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Казан Мэры
билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы инфраструктурасының әзерлеге югары
дәрәҗәдә тора. “Һәркем алда эшлисе юнәлешен белә”, - диде И.Метшин һәм турнир
вакытында шәһәрлеләр өчен туган уңайсызлыкларны макисмаль дәрәҗәдә киметергә
кирәклекне ассызыклады.
“Куркынычсызлыкка
куелган таләпләр бик җитди. Һәрвакыттагыча, бу беренче номерлы мәсьәлә. Һәркемдә
эшчәнлек планы булырга, һәр җитәкче шәхси җаваплылык тотарга тиеш”, - диде
шәһәр Мэры. Илсур Метшин Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенә
җанатарларның үзләрен тотышларына игътибар итәргә, һәр уен барышына индивидуаль
килергә чакырды. “Без “Казанга рәхим итегез” дип әйтәбез. Әмма, алдагы дөнья,
Европа чемпионатларында, Конфедерацияләр кубогында җанатарларның үзләрен
тотышларына карап, эшне төгәл оештырырга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы идарә
җитәкчесе Алексей Соколовка. “Безнең кунакчыллыгыбыз һәркем өчен үзгәрешсез
калачак”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, һәр оештыручы-шәһәрнең үзенең үзенчәлеге бар һәм Казан җанатарлар
хәтерендә саклансын өчен барысын да эшләргә кирәк. Илсур Метшин шәһәрлеләр
арасында креатив идеяләрне җыюны оештырырга кушты. “Кунакларны кабул итү буенча
идеяләрне туплау өчен сораулык уздырырга кирәк. Идеяләрне тыңларбыз, ошаганнарын
бик теләп гамәлгә ашырырбыз”, - диде Татарстан башкаласы Мэры.