(Казан шәһәре KZN.RU,
4-нче декабрь, Алсу Сафина). 9-10 декабрьдә Казанның “Смена” Заманча мәдәният
үзәгендә “Кышкы китап фестивале” узачак. Эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов сөйләгәнчә, фестиваль китап ярминкәсе һәм мәгариф
программасын үз эченә алачак.
А.Абзалов
игътибар иткәнчә, 4 ел эчендә “Кышкы китап фестивале” аудиториясе берничә
тапкыр артты. Моннан кала, лекцияләр программасы һәм катнашучылар саны артты.
Казанлылар 20-дән артык лекция һәм мастер-классларда була алачак. Лекторлар арасында
– “Популярная механика” журналы һәм popmech.ru сайты редакторы Тим Скоренко, молекуляр
биолог һәм фәнни журналист Ирина Якутенко, философия фәннәре кандидаты, Тулуза
(Франция) университеты докторанты Евгений Блинов һ.б.
Үзләренең китапларын
фестивальдә Россиянең 50-дән артык нәшрияты тәкъдим итәчәк, китап яңалыклары
презентациясе узачак. “Юлбасма” Казан нәшрияты Абдулла Алишның биш әкиятеннән торган
рус һәм татар телләрендәге китапны тәкъдим итәчәк. Китапка иллюстрацияләрне
рәссам Гүзәл Гарипова ясаган.
9 декабрьдә
параллель программа кысаларында “Угол” иҗади лабораториясендә композитор Дмитрий
Курляндский һәм саунд-артист Андрей Гурьянов дуэты концерты узачак.
Мәгариф идарәсе
җитәкчесе билгеләп үткәнчә, “Кышкы китап фестивале” уку һәм әдәбиятка
багышланган шәһәр мәдәни чараларының бу ел өчен интеллектуаль программасын
тәмамлаячак. Искәртергә кирәк, аларга Лядов бакчасында үткән “Китап-фест”, “Черек
күлдә” үткән “Җәйге китап фестивале”, “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестивале
һәм октябрьдә муниципаль китапханәләрдә узган “Казан китап фестивале” керә.
Шәһәр башлыгы
сүзләренә караганда, шәһәр дәрәҗәсен билгели торган берничә күрсәткеч бар,
шуларның бересе – уку белән кызыксыну. “Китап белән кызыксыну мәдәният
торышының бер күрсәткече булып тора. Ә мәдәният дәрәҗәсе һәрвакыт шәһәр
дәрәҗәсен күрсәтә”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан башкаласында
китапка һәм укуга кызыксыну артуын билгеләп үтте.