(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче декабрь). Казан Башкарма комитеты командасы Татарстан муниципаль
хезмәтләре Спартакиадасында җиңү яулады. Ярышлар ял көннәрендә тәмамланды. Эшлекле
дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова
сөйләгәнчә, барлык турнирлар нәтиҗәләре буенча Казан җыелма командасы 22 очко
җыйган.
С.Вострикова
искәрткәнчә, Спартакиада 11 мартта чаңгы ярышлары белән башланып китте. Ел дәвамында
тагын 7 спорт төреннән – волейбол, мини-футбол, бадминтон, өстәл теннисы, җиңел
атлетика, йөзү һәм шахмат буенча ярышлар узды. 1-3 декабрьдә 1-нче урын йөзү,
өстәл теннисы һәм җиңел атлетика буенча ярышларда яуланды, 2-нче урын бадминтон
һәм шахмат уеннарында алынды.
Комитет рәисе
билгеләп үткәнчә, Казан командасы ир-атлар арасында волейболда һәм
мини-футболда абсолют җиңүче булды. Икенче урын чаңгы ярышларында, өченче урын –
хатын-кызлар арасында волейболда бирелде.
Спартакиадада икенче
урынны Түбән Кама районы командасы (26 очко), өченче урынны Азнакай районы
командасы (46 очко) алды. Призлы урыннар алган командаларга дипломнар,
медальләр һәм Кубоклар бирелә.
Билгеләп үтәргә
кирәк, узган ел Башкарма комитет командасы шулай ук беренче урынны яулады. Бүләккә
бирелгән 2 млн. сумга “Молодая гвардия” спорт-сәламәтләндерү лагере
территориясендә универсаль мәйданчык төзелде.
“Без тагын
беренчеләр, җитәкчеләребез дә – республикада иң спортивлары”, - диде Казан Мэры
Илсур Метшин һәм Башкарма комитет командасын бүҗиңү белән котлады.