(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче декабрь, Алсу Сафина). Казанда яңа иҗади объект – “Иске Татар
бистәсе” арт-резиденциясе ачылды. Мәйданчык язучыларга, шагыйрьләгә һәм драматургларга
Казанда яшәп, шәһәр тарихы, мәдәнияты һәм заманча мохит белән бәйле әсәрләр
иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Резиденциянең беренче кунаклары яшь, әмма танылган
авторлар Наталья Якушина һәм Алексей Арзамазов булды, - дип сөйләде эшлекле
дүшәмбедә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Аның сүзләре
буенча, арт-резиденциягә килергә Сергей Шаргунов, Андрей Аствацатуров, Герман
Садулаев ризалык бирде. Әлегә Алексей Иванов һәм башка Россия һәм чит ил
авторлары белән сөйләшүләр алып барыла.
Яңа проект әдәбият
берләшмәсе тарафыннан кабул ителде һәм “ЛитоДрама” халыкара бәйгедә рус һәм
татар телләрендә язылган һәм вакыйгалар урыны Казан булган пьесалар өчен “Казанская
история” дигән яңа номинация булдырылды.
Искәртергә кирәк,
арт-резиденция оештыру турында Илсур Метшин беренче тапкыр май аенда “Золотое
яблоко” халыкара премиясен тапшырганда әйтте. Идея авторы һәм куротары Пушкин
премиясе лауреаты, танылган язучы Илдар Абузәров.
“Әсәр шәһәр, аның
тарихы, мәдәнияты һәм традицияләре турында бик үтемле итеп сөйли ала. Тиздән арт-резиденциягә
килгән язучылар Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәре кебек әсәрләр
тәкъдим итәр һәм күп милләтле халык, төбәк шәһәр турында сөйләрләр, дип ышанам.
Шуңа күрә аларга булышлык итәчәкбез”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Резиденциянең беренче
кунаклары турында сөйләгәндә, А.Абзалов игътибар иткәнчә, “Эксперт” журналы
Наталья Якушинаны тиз арада рус әдәбияты горурлыгы булачак язучы, дип
билгеләгән. Ул – язучы, журналист, драматург, “ЛитоДрама” Халыкара драматургия
бәйгесе, “Школа современной пьесы” театры каршындагы драматурглар семинары
оештыру комитеты рәисе.
Якушинаны “Русский
пионер”, “Юность”, “Кольцо А” журналлары, “Независимая газета”, “Московский
комсомолец” гәҗитләре, Россиянең һәи чит илләрнең башка җыентыклары бастыра.
Узган атнада
арт-резиденциягә шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы, профессор,
Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Удмуртия тарих һәм әдәбият институты
фәнни хезмәткәре Алексей Арзамазов килде. Ул шулай ук Россия милли әдәбиятына
булышлык итү федераль программасы эксперты булып тора.
Алексей Арзамазов
Казан университетында лекция укырга, шәһәр, аның музейлары һәм театрлары белән
танышырга, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Г.Ибраһимов ис. Тел,
әдәбият һәм сәнгать институтында, ТР Язучылар союзында булырга планлаштыра.
“Алексейның максаты
– хәзерге чор татар шагыйрьләренең шигырьләрен фин-угор телләренә тәрҗемә итү,
яшь татар әдәбиятына багышланган хезмәт язу, шулай ук “Литературы народов
России: имена, проблемы, контексты” фәнни монографиясенең бүлекләрен
тулыландыру”, - дип сөйләде Мәдәният идарәсе җитәкчесе.