(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь, Антон Ноздрин). 2017 елда Казанда сатуга сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру өчен 639 урын куелды. 64 ачык аукцион нәтиҗәләре буенча, 350 сәүдә объекты сатылды, шул исәптән җәйге верандалар урнаштыруга 42 килешү төзелде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә сораулары буенча урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
И.Шакиров билгеләп үткәнчә, быел электрон аукционнар яхшырак узды, катнашучылар саны артты, эшмәкәрләр сезонлы сәүдәгә алдан әзерләнәләр. “Массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге сорауны яктырту, эшмәкәрләр белән очрашулар уздыру үз ролен уйнады”, - диде нотык тотучы.
Аның сүзләре буенча, быел сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру схемасы үзгәртелде. “Узган елда 11 категория буенча лотлар куелган булса, агымдагы елда, эшмәкәрләр теләкләрен исәпкә алып, алар саны 23-кә җитте”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урныбасары. Агымдагы елда беренче тапкыр шәһәр паркларында үз объектларын урнаштыру хокукына аукционнар узды. Барлыгы 39 урын сатылды.
И.Шакиров билгеләп үткәнчә, сезонлы сәүдә урыннары схемасына 2017 елда ачыкланган легаль булмаган сәүдә нокталары да керде. “Узгаен ел законсыз сәүдә итүчеләр, быел үзләренең эшчәнлекләрен аукцион аша сатып алып, урнаштырырга хокук алдылар”, - диде нотык тотучы. Шул ук вакытта кайбер нокталарга карата шикаятьләр кабул ителеп торды. Тикшерү нәтиҗәләре кайбер эшмәкәрләрнең үзләрнең сәүдә объектларын тиешле дәрәҗәгә китермәвен күрсәтте. Андыйларга, урынбасар сүзләре буенча, кисәтүләр ясалды, тыңламаучылар белән килешүләр өзелде.
2017 елда санкцияләнмәгән сәүдәне юк итү айлыгы барышында махсус мобиль төркем оештырылды. Анда Кулланучылар базары комитеты, районнар администрацияләренең җәмәгать куркынычсызлыгы сораулары бүлекләре, административ комиссия, ветеринария хезмәте һәм полиция хезмәткәрләре керде. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1,5 меңгә якын беркетмә төзелде һәм 1,2 меңнән артык тартып алу оештырылды. 1 гыйнвардан 1 октябрьгә кадәр Административ комиссиягә урам сәүдәсе кагыйдәләрен бозган өчен 5,5 мең беркетмә җибәрелде.
Киләсе сезонга әзерлек эшләре башланды. Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, “Казан” Гаилә үзәге янында фан-зона оештырылу сәбәпле, биредә сезонлы сәүдә оештырылмаячак. Дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар йөрү маршрутларында да сәүдә нокталары саны киметелде. Моны куркынычсызлык кагыйдәләре таләп итә. И.Шакиров билгеләп үткәнчә, әлеге мәгълүмат октябрьдә үткән эшмәкәрләр белән очрашуда җиткерелде.
Казан Мэры Илсур Метшин якын арада аукцион үткәрү вакытларын билгеләп, эшмәкәрләргә әлеге мәгълүматны җиткерегә кушты. Бу эшмәкәрләргә сезонга әзерләнергә, куркынычсызлык таләпләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, сезонлы сәүдә кагыйдәләрен тәртипкә китерү 4 ел дәвам итә, аның максаты – антисанитрияне һәм гамәлдән чыккан продукцияне сатуны беретү. Мэр И.Шакировка торглар башланганчы эшкуарлар белән очрашып, аларның фикерләре белән танышырга кушты.
И.Метшин искәртүенчә, җәен Казанга йөз меңләгән кеше киләчәк. “Аларда шәһәребез турында уңай тәэсирләр калдыдырга кирәк, сезонлы сәүдә – бу өлкәдә вак мәсьәлә түгел. Сездән оештыру эшенең яңа дәрәҗәдә башкарылуын көтәбез”, - диде шәһәр башлыгы И.Шакировка.