(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче декабрь). “Бердәм Россия” Бөтенроссия
сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле бүлегенең XXVIII
конференциясендә аталып узган кайбер
инициативалар һәм проектлар федераль дәрәҗәдә хупланды. РФ
Федераль Җыены Федерация Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” Генераль
советы Сәркәтибе вәкаләтләрен вакытлыча үтәүче Андрей Турчак “Игелекле дулкын”
проектын федераль дәрәҗәгә чыгарырга һәм күп балалы гаиләләр өчен бистәләрдә коммуникацияләр
төзү буенча финанслау программалары булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Конференциядә ТР Президенты,
“Бердәм Россия” партиясенең Югары Советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, партиянең
төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең
Казан җирле бүлеге секретаре, ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин катнашты. Чарада шулай
ук РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, иҗтимагый
оешмалар вәкилләр булды. 299 делегаттан 283-е конференциядә бар иде, карарлар
кабул итү өчен кворум җыелды.
Көн тәртибенә
куелган төп сорау – “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 2017
елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары. Беренче булып сәламләү
сүзе белән Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул Татарстанның иҗтимагый-сәяси
үсешендә партиянең мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. “Республикада “Бердәм
Россия” партиясе гамәлгә ашыра торган проектлар халык ихтыяҗлары белән тыгыз
бәйләнештә тора”, - диде ул. ТР Президенты сүзләре буенча, 6 ел эчендә
Татарстанда балалар бакчаларында 46 мең яңа урын барлыкка килде, авария
хәлендәге торак йортларны юк итү өчен якынча 5,5 млн сум бүленде, бюджетның хезмәт
хакларын түләү өчен бүленгән чыгымнары күләме ике тапкыр артты.
Татарстан башлыгыннан
соң, Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. ТР башкаласы Мэры билгеләп үткәнчә,
бүгенге көндә Казан республикада гына түгел, Россия буенча да алдынгы урыннарда
бара. “Күп кенә күрсәткечләр буенча шәһәребез төрле рейтинглар һәм тикшеренеүләр
буенча беренче өчлеккә керә”, - диде шәһәр башлыгы. Мәсәлән, туристлар фикере
буенча иң кунакчыл шәһәрләр арасында Казан беренче урында тора. Ел саен Россия
шәһәрләре арасында уздырыла торган рейтингта 2016 елда 18-нче урыннан 2-нче
урынга чыкты. Моннан кала, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты
тарафыннан төзелгән рейтингта Казан илебезнең зур шәһәрләре арасында тормыш
сыйфаты буенча өченче урында тора.
Шәһәр һәм
республика казанышлары турында сөйли торган башка саннар да бар, дип ассызыклап
үтте И.Метшин: “Яшел рекорд” проекты нәтиҗәләре буенча 180 мең агач һәм 118 мең
куаклык, 1,5 млн кв.м. газон утыртылды. “Чәчәк атучы Казан” проекты ярдәмендә
шәһәрдә 6 млн. чәчәк утыртылды. “100 сквер” проекты паркларны һәм скверларны
төзекләндерү программасына әйләнде. Аны гамәлгә ашыру барышында, соңгы 7 елда
Казанда 35 парк, сквер төзекләндерелде һәм 15 массалы ял итү урыны төзелде. Паркларның
гомуми мәйданы артты һәм бүгенге көндә 367 га тәшкил итә.
Шәһәрдә социаль
проблемаларны хәл итүгә аерым игътибар бирелә. Искәртеп үтәргә кирәк, быел 52
сырхауханә бинасы төзекләндерелде, ә казанлыларның уртача яшәү озынлыгы 6 елга
артты һәм 75 ел тәшкил итә.
Уңышлы проектлар
арасында, Мэр “Игелекле Казан” проектын билгеләп үтте. Әлеге проект шәһәр өчен
өстенлекле проектлардан санала – аның кысаларында күп кенә хәйрия
инициативалары гамәлгә ашырыла. Хәйрия фондлары белән тыгыз элемтәдә эшләү
сәбәпле, Казан “Игелекле дулкын” проектын башлап җибәрү өчен мәйданчык булып
сайланды.
Илсур Метшин
фикеренчә, проектларны уңышлы итеп гамәлгә ашыруның сәбәбе – төрле дәрәҗә хакимиятләрнең
– федераль, төбәк, шәһәр – бергәләшеп эшләве. Илсур Метшин Татарстанда төрле шәһәр
берләшмәләре белән тудырылган диалогны аерып әйтте. “Статегия-2030 эшләүдә 5
меңгә якын казанлы катнашты. Нәтиҗәдә – безнең Стратегия күптән түгел Россиядә
иң яхшысы дип табылды. Бу җәмгыять белән эшләвебезнең бер мисалы гына”, - дип
хәбәр итте Мэр.
Шул ук вакытта
Татарстан башкаласы Мэры киләчәктә эшләнәсе сорауларга да тукталды. “Күп балалы
гаиләләргә җир биләмләре бүлә башлаганда, чиратка бер меңнән артык гаилә баскан
иде. Хәзер аларның саны 10 меңнән артты. Казан тирәсендә шуның кадәр җир
биләмәсе табу һәм аларны тиешле коммуникацияләр белән тәэмин итү – кискен тора
торган сорауларның берсе. Шәһәр бюджеты моны күтәрә алмый. ТР Дәүләт Советына күп
балалы гаиләләр өчен бистәләрдә коммуникацияләр төзүне паритетлы финанслауны
күздә тоткан инициатива белән федераль дәрәҗәгә чыгу соравы белән мөрәҗәгать
иттек”, - диде Илсур Метшин һәм Андрей Турчактан әлеге инициативаны федераль
дәрәҗәдә хупларга сорады.
А.Турчак билгеләп
үткәнчә, Казан Мэры тәкъдим иткән проект үзенчәлекле. “Аңа ярдәм итәргә
әзербез, әмма башта, әлбәттә, санап карага кирәк. әлеге сорауны кабул иттек,
аның буенча РФ төзелеш һәм ТКХ министры белән фикер алышырбыз, Рөстәм Нургалиевич
белән республикада конкрет саннар турында сөйләшербез. Югары совет, Федераль
совет белән берлектә әлеге теманы үстерергә тырышырбыз”, - диде “Бердәм Россия”
Генераль советы Сәркәтибе вәкаләтләрен вакытлыча үтәүче Андрей Турчак.
Моннан кала, Андрей Турчакны “Игелекле Казан” һәм “Игелекле дулкын” проектлары
кызыксындырды. “Игелекле Казан” проекты бик кызыклы. Хәзер “Игелекле дулкын”
проекты да бар – үзенчәлекле мөмкинлекләре булган балалар арасында музыкаль
бәйге. Аны федераль дәрәҗәгә чыгарырга тырышырбыз. Бүген атап үтелгән күп кенә
сораулар, съездыбызының карарлары нигезен тәшкил итәр, дип уйлыйм”, - диде ул. Билгеләп
үтәргә кирәк, декабрьдә Мәскәүдә “Бердәм Россия” БСП XVII Съезды узачак.
Конференция азагында
партиянең кайбер әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Моннан кала, делегатлар
партиянең төбәк сәяси советы составына кертелгән үзгәрешләрне кабул иттеләр.