(Казан шәһәре
KZN.RU, 3-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Казандагы кайбер объектларда ремонт-реставрация эшләренең барышы белән танышты.
Эшләр барышын шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм ТКХ
министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты
ярдәмчесе Олеся Балтусова һ.б. карады.
Беренче объект “Татарстан
Республикасы Дәүләт сынлы сәнәгать музее” ДБУК булды (К. Маркс ур., 64). Бина –
федераль әһәмияттәге мәдәни мирасның бер өлеше, анда ремонт-реставрация эшләре
алып барыла. Хәзерге мизгелгә түбә алмаштырылган. Торгызу эшләре кысаларында
тагын инженер коммуникацияләре алмаштырылачак, бинаны янгынга каршы
сигнализация, температура-дымлылык режимын саклаучы җайланмалар белән
җиһазландырачаклар. Объект үз эченә экспозиция-күргәзмә мәйданчыкларын, административ-хуҗалык
өлешен, саклау урынын ала, аларның гомуми мәйданы 1800 кв.м. тәшкил итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов
монда ремонт-реставрация эшләрен тизләтергә кушты. Аның сүзләренчә, эшләрнең
төгәл графигы булырга тиеш һәм шуннан чыкмау зарур. Рөстәм Миңнеханов
фикеренчә, ремонт эшләрен сыйфатлы итеп башкару мөһим. “Бу – республика байлыгы”,
- диде ул.
Аннары Рөстәм
Миңнеханов “Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнәгать музее” ДБУК Хәзерге
заман сәнгате галереясенә юнәлде (К. Маркс ур., 57). Монда шулай ук 35 төзүче
капиталь ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Рөстәм Миңнехановка күргәзмә залын
заманча мультимедиа күргәзмә һәм яктырту җайланмалары белән тәэмин итү
кирәклеген әйттеләр. Аңлатмаларны Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать
музее директоры Розалия Нургалиева биреп барды. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге
залга күргәзмәләр оештыручылар тарафыннан ихтыяҗ бар, моның өчен төп шарт үтәлергә тиеш – дөрес итеп төзелгән
күргәзмәт утлары һәм заманча технлогияләр белән тәэмин ителеш.
Өченче объект
Муса Җәлил урамы, 19 нчы йортта урнашкан “Дряблов йорты, XVIII гасыр” булды. “Дряблов
йорты” – республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. 2015 елда объектны
консервацияләү турында карар кабул ителгән булган. Соңрак монда ремонт эшләрен
башкарырга дип хәл ителгән. “Михлеев - Дряблов” йорты тарихка казанга визиты
вакытында бирегә Петр I тукталу белән кереп калган. Объектны “Ремеслянная
мастерская” балалар мәгариф үзәгенә үзгзретргә планлаштырыла.
Шуннан соң Рөстәм
Миңнеханов 1788 елда төзелгән элеккеге шәһәр
магистраты бинасына (арх. Шмидт А.К.) барды, Бауман ур., 3. Бу федераль
әһәмияттәге мәдәни мирас объекты. Ун еллар дәвамында бина берничек тә файдаланылмаган.
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бу бинаны үз балансына алачак
дигән карар чыгарды. Монда 2008 елдан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы
сәнгать музее хезмәттәшлек итүче Рус музееның (Санкт-Петербург) мәдәни-күргәзмә
үзәге урнашачак.
Соңгы объект
Островский урамындагы Казан яшь тамашачы театрының эчке ишегалды булды. Рөстәм Миңнехановка
территорияне үстерү концепциясен тәкъдир иттеләр. Концепция кысаларында монда
балалар һәм яшүсмерләр өчен театр мәктәбе булган балалар үзәге, остаханәләр,
медиа-корпус, ачык мәйданчык, уку үзәге һәм башкалар, шул исәптән концертлар
һәм фестивальләр чорында куллану өчен кечкенә генә кунакханә урнаштыру мөмкин
булачак.
Казан Яшь
тамашачы театры директоры айгөл Горнышева искәртеп үткәнчә, 1 декабрьдә театр
үзенең 85 еллыгын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов биналарны Яшь тамашачы театры
балансына тапшыру турында тәкъдим эшләргә кушты.