(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче декабрь, Антон Ноздрин). 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты
14 июньдә Мәскәүнең “Лужники” стадионында Россия белән Согыд Гарәбстаны
командалары арасындагы уен белән ачыла. Казан С командалар төркеме (Франция –
Австралия), В төркеме (Иран – Испания), Н төркеме (Польша – Колумбия), F
төркеме (Көньяк Корея-Алмания) матчлары һәм 1/8 һәм 1/4 финал уеннары кабул
итәчәк. Көндәшләр һәм алар уйнаячак шәһәрләр бүген Россия Президенты Владимир
Путин, Халыкара футбол ассоциациясе (ФИФА) Президенты Джанни Инфантино, Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашында,
Казан Кремлендә узган җирәбәдә билгеләнде.
Тантана башланыр
алдыннан чарада катнашучыларны һәм кунакларны Владимир Путин һәм Джанни
Инфантино сәламләделәр. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия чемпионатны
түземсезлек белән көтә һәм аны иң югары дәрәҗәдә уздырырга ниятли. “Әлбәттә,
чемпионат Россиягә командаларын күрергә килүчеләрдә тирән эз калдырыр, дип
ышанабыз. Алар дөнья футболы лидерларының уеннарын гына түгел, Россиянең мәдәниятен,
тарихын һәм уникаль табигатен дә күрә алачаклар. Һәм, әлбәттә, безнең традицион
кунакчыллыгыбыз һәм ачык йөзле булуыбызны тоя алачаклар”, - диде ил башлыгы.
В.Путин искәртеп
үткәнчә, турнир уенннары 11 шәһәрдә узачак һәм җанатарлар илебезнең берничә була
алачаклар. “Киләсе дөнья чемпионаты әлеге уен үсешенә зур этәргеч бирер, дип
ышанам. Турнир искитмәле спорт чарасы булсын өчен һәм халыкара футбол гаиләсен
тагын да берләштерсен өчен барысын да эшләячәкбез”, - дип ассызыклап үтте ул.
Ил башлыгы билгеләп үткәнчә, җиңүчене җирәбә билгеләми, үзенең осталыгын күрсәткән,
авыр көрәштә чыдаган һәм аның өчен үзенең бар көчен биргән команда гына
җиңәчәк. Президент командаларга уңышлар теләде һәм бөтен дөнья җанатарларын
Россиягә кунакка чакырды.
Джанни Инфантино ил
җитәкчелегенә чемпионатка әзерләнүләре өчен рәхмәтен белдерде. ФИФА Президенты
билгеләп үткәнчә, турнирга килүчеләр Россиянең кунакчыл ил булуын һәм
россиялеләр белән бергә футболны бәйрәм итәргә мөмкин булуын аңлаячаклар. “11
шәһәрдә булу тәҗрибәсе җәен биредә җыелган һәркем өчен уңай булачак”, - диде
ул.
Җирәбә салу тантанасын
танылган инглиз футболчысы Гари Линекер һәм Россия алып баручысы Марина
Командная уздырды. Ассистентлар булып футбол “йолдызлары” торды: россияле
Никита Симонян, инглиз Гордон Бэнкс, уругвайлы Диего Форлан, аргентиналы Диего
Марадона, француз Лоран Блан, бразилиялы Кафу, испан Карлес Пуйоль һәм италиялы
Фабио Каннаваро.
Жирәбә йомгаклары
буенча 32 команда түбәндәгечә билгеләнде: А төркеменә Россия, Согыд Гарәбстаны,
Мисыр, Уругвай җыелма командалары керде. B төркеме составын Португалия, Испания,
Марокко һәм Иран җыелма командалары тәшкил итте. С квартетына җирәбә буенча
Франция, Австралия, Перу, Дания керде. D төркемендә Аргентина һәм Исландия,
Хорватия һәм Нигерия бар, Е төркеме – Бразилия, Швейцария, Коста-Рика, Сербия. F
төркемендә – Алмания, Мексика, Швеция һәм Көньяк Корея, G төркемендә – Бельгия,
Панама, Тунис һәм Англия.Н төркеменә җирәбә Польша, Сенегал, Колумбия һәм
Японияне билгеләде.
Турнир 14 июньдә
Мәскәүнең “Лужники” стадионында Россия һәм Согыд Гарәбстаны җыелма командалары
арасындагы уен белән башланачак. Казанда Франция-Австралия, Иран-Испания,
Польша-Колумбия, Көньяк Корея-Алмания һәм 1/8 һәм 1/4 финал уеннары үтәчәк.
Җирәбә салуны ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин күзәтте. И.Метшин республиканың
массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына җирәбә салу турында сөйләде. Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласына Франция, Алмания, Испания,
Колумбия, Польшадан дөнья футболы лидерлары киләчәк. “Дөнья футболының энҗеләре
безгә киләчәк. Безгә киләчәк командаларга, җанатарларга һәм кунакларга шатмын”,
- диде Казан Мэры.
“Бу тарихи
вакыйга. Җанатар буларак, киләчәк вакыйгадан күңелемне шатлык чолгый. Оештыручы-шәһәр
мэры буларак, безнең алдыбызда зур бурыч һәм җаваплылык торуны аңлыйм. Бу шәһәр
хезмәтләре һәм президент җитәкчелегендә республикабыз командасы өчен чираттагы ныклыкка
сыналу булачак. Алда зур җитди эшләр көтә. Без аны түземсезлек белән көтәбез,
чөнки спорт чараларының таҗы – аларның синең туган шәһәреңә килүе”, - дип
билгеләп үтте Илсур Метшин.
Искәртергә кирәк,
2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург,
Калининград, Казан, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Самара, Саранск, Сочи һәм
Волгоград кебек шәһәрләрдә 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак.