(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче декабрь, Михаил Ченцов). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин
Башкарма комитетта Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән
очрашты. Яклар туризм, бизнес, мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү
перспективалары турында фикер алыштылар, шулай ук Казан – Будапешт туры
авиарейсын җибәрү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Очрашуда шулай ук ТР
башкаласы муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова
катнашты.
Кунакны сәламләгәч,
Татарстан башкаласы Мэры генконсулны билгеләнүе белән котлады. “Казанның сезнең
өчен туган шәһәрегезгә әверелүен телим”, - диде Илсур Метшин һәм якларның
күптәннән килгән яхшы мөнәсәбәтләре турында билгеләп үтте. Мэр искәртүенчә,
Казан һәм Будапешт 2015 һәм 2017 елларда Су спорт төрләре буенча дөнья
чемпионатын кабул иттеләр. Шәһәрләр кайбер башка өлкәләрдә дә хезмәттәшлек
итәләр. “Без сезгә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты флагын тапшырдык. Сезнең
вәкилегез “WorldSkills” сайлауларында безнең өчен тавыш бирде. Без Будапешт һәм
Венгрия Республикасының ярдәмен тоеп торабыз”, - диде шәһәр башлыгы.
Әңгәмәне дәвам
итеп, Илсур Метшин Венгрия халык бәйрәмнәре Сабантуйга бик охшаш, дип билгеләп
үтте. “Милли җырлар, биюләр һәм йолалар безнекеләргә охшаш. Халыкларыбыз арасында
мөнәсәбәтләр яхшы, һәм алга таба аларны ныгытырга теләк бар. Моның өчен сезнең
белән Казан – Будапешт туры рейсы турында уйларга кирәктер”, - диде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы шулай ук генконсулны гаиләсе һәм дуслары белән Казанга
Сабантуй-2018 бәйрәменә чакырды.
Үз чиратында Адам
Штифтер Илсур Метшинга җылы кабул иткәне өчен рәхмәтен белдерде. Генкосул сүзләре
буенча, Казанда уздырган ике ай эчендә Казан анарда бик нык тәэсир калдырган. “Элек
Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта яшәдем, әмма биредә мине кешеләр таң калдырды. Шундый
яхшы һәм әдәпле кешеләр хәзер сирәк очрый. Тагын бер тапкыр рәхмәт”, - диде
А.Штифтер. Казан Мэрына ул Сабантуйга чакыруы өчен рәхмәт белдерде һәм Венгрия
һәм татар халыкларының уртак тамырлары күп булуын билгеләп үтте.
“Бергәләп
хезмәттәшлек итү юнәлешләрен үстерү мөһим, яңа урында сезгә уңышлар телим,
сезгә ярдәм итеп торачакбыз. Венгрия – безнең өчен бик якын ил”, - диде Илсур
Метшин.
Белешмә
Адам Штифтер 1987
елның 12 ноябрендә Цеглед шәһәрендә туа. Венгер, инглиз һәм рус телләрендә
иркен сөйләшә. Сегед фәннәр университетын һәм А.С.Пушкин ис. Рус теле институтын
тәмамлый.
2014-2015 елларда
– Венгриянең тышкы икътисади һәм тышкы эшләр министрлыгы төп белгече, Россия
Эмбаргосы белән бәйләнгән чаралар буенча Вәкаләтле министрның секретариаты.
2015-2017 елларда
– Венгриянең Санкт–Петербургтагы Генераль Консуллыгының икътисад сораулары буенча
консулы.
2017 елның 4
сентябреннән – Венгриянең Казандагы Генераль консулы.