(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Антон Ноздрин). Казанда
“Игелекле дулкын” Бөтенроссия балалар иҗаты фестивале гала-концерты узды. 1,5
мең яшь тамашачыр һәм аларның ата-аналары өчен Владимир Пресняков,
Наталья Подольская, Анита Цой, Доминик Джокер, Динә Гарипова, “Балалар Евровидениесе-2017” җиңүчесе Полина
Богусевич һ.б. чыгыш ясады. Алар белән
бергә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең
уку-лаборатор корпусы сәхнәсенә Игорь Крутойның Популяр музыка академиясенең
Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж шәһәрләрендәге тәрбияләнүчеләре, шул
исәптән “Балалар яңа дулкыны” һәм “Балалар Евровидениесе” халыкара бәйгеләрендә
җиңүчеләр менде.
Концертны артист
һәм телетапшыруларны алып баручы Александр Олешко, телетапшыруларны алып баручы Липа
Тетерич һәм Игорь Крутой Академиясе
студенты Тоня Володина алып
барды. Тамашычаларны –
Казанның сәләтле балаларын һәм аларның ата-аналарын, педагогларны, шулай ук
хәйрия фондлары карамагында калган кешеләрне Татарстан башкаласы Мэры Илсур
Метшин һәм Россия халык артисты, фестивальнең генераль продюсеры, композитор Игорь
Крутой сәламләделәр. И.Метшин билгеләп үткәнчә, бүген “Игелекле дулкын”
фестивале туа. “Безне барыбызны да игелек кылырга теләк берләштерә. Әлеге теләктән
Ватаныбыз буйлап игелек океаны таралыр, дип өметләнәм. “Игелекле дулкын” мәңге
яшәсен”, - диде шәһәр башлыгы. И.Крутой Казан һәм Татарстан җитәкчелегенә
фестивальгә старт бирү өчен рәхмәтен белдерде. “Әлеге көнне хәтеребездә
калдырырга кирәк, безнең әле спорт сарайлары, тулы стадионнарыбыз булачак. Әмма
без әлеге залдагы башлангычны хәтеребездә калдырырга тиешбез”, - диде маэстро.
Бүгенге концерт
тамашачыларның гына түгел, сәхнәдә чыгыш ясаган балаларның да хәтерендә
калачак. Аларның күбесе сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән булуга
карамастан, зур уңышларга ирешкән. Алар арасында – Диләрә Абдуллина, аның
кечкенәдән үк күзләре авырый. 5 яшеннән ул шигырьләр укый, 7 яшендә әнисе аның
вокалга сәләтен күреп алган. 14 яшенә Диләрә зур халыкара фестивальләр һәм
бәйгеләр лауреаты булган.
Фестивальдә Олеся
һәм Настя Машейко катнашты. Олеся – күрү буенча инвалид, Настяда – балалар церебраль
параличы. Әмма бу кызларга актив тормыш алып барырга комачауламый:
телевидениедә реклама тавышландыралар, радиостанцияләрдә туры эфирларда
катнашалар. “Игелекле дулкында” соматик авырулы Зәринә Даутова да катнашты. Кыз
сәнгать белән шөгыльләнә һәм үзенең репертуарын рус һәм чит ил эстрадасы
композицияләре белән тулыландыра. Күрү буенча инвалид Җәмил Хәмитов инде 5 ел скрипкада
уйнау белән шөгыльләнә. 13 яшендә ул халыкара бәйгеләр лауреаты булып тора.
Балалар церебраль
параличы белән авыручы Ландыш Шангәрәева шулай ук фестивальдә катнашты. Кыз вокал
белән шөгыльләнә һәм күп кенә шәһәр, республика һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүче
булып тора.
Азакта фестивальдә
катнашучылар маэстро Игорь
Крутой аккомпанементы астында финал җырын башкардылар. Ә Илсур
Метшин Полина
Богусевичка “Игелекле дулкын” фестиваленең илчесе
билгесен тапшырды.
Бүгенге гала-концертны яңа ел каникулларында “НТВ” федераль
каналында карап булачак. Шуннан соң ил буйлап тематик иҗади һәм хәйрия
акцияләре узачак. Аларның максаты – иҗат физик мөмкинлекләр белән чикләнмәүне,
ә дуслык һәм теләктәшлек үзләренең ориентирлары итеп изгелек һәм бер-береңә
ярдәм итүне сайлаган яңа буын үстерергә ярдәм итәчәкне күрсәтү.
Искәртеп үтәргә
кирәк, алдан Илсур Метшин һәм Игорь Крутой “Игелекле дулкын” (“Добрая волна”)
Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале турындагы нигезләмәгә кул куйдылар.
Татарстан башкаласы юкка гына әлеге масштаблы хәрәкәт өчен мәйданчык буларак
сайланмады, шәһәребездә “Игелекле казан ” проекты актив рәвештә эшләп килә.