Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Полимекс” төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
ТР Хакимияте порталы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы ноябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
“Полимекс” (Төркия) төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР
Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда катнашучылар
төзелеш һәм архитектура өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, төзелеш өлкәсендә
алдынгы инновацион һәм энергияне саклаучы технологияләрне кулланышка кертүдә
багланышлар турында сөйләштеләр. Шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру
турында да фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чарада Казан Мэры
Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты
ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек
Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы
җитәкчесе Талия Миңнуллина һ.б. катнашты.