(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Алсу Сафина). Бүген Казан ратушасында “Игелекле дулкын”
(“Добрая волна”) Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале турындагы
нигезләмәгә Казанда кул куелды. Документны Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россия
халык артисты, фестивальнең генераль продюсеры, композитор Игорь Крутой
имзалады. Шулай итеп, балалар иҗаты аша хәйриячелек культурасы үсешенә
юнәлдерелгән Гомумроссия масштаблы хәрәкәтенә старт бирелде.
2018 елдан ил
буйлап тематик иҗади һәм хәйрия акцияләре узачак. Аларның максаты – иҗат физик
мөмкинлекләр белән чикләнмәүне, ә дуслык һәм теләктәшлек үзләренең ориентирлары
итеп изгелек һәм бер-береңә ярдәм итүне сайлаган яңа буын үстерергә ярдәм
итәчәкне күрсәтү. Композитор Игорь Крутой билгеләп үткәнчә, “Игелекле дулкын” –
балалар өчен чикләр булмаган тулы кыйммәтле фестиваль.
“Популяр музыка
академиясе” булган шәһәрләрдән башлыйбыз. Аннан, башка шәһәрләр академияне
ачып, “Игелекле дулкын” проектына кушылыр, дип уйлыйм”, - диде И.Крутой. “Проектта
иң мөһиме – һәр баланың теләген тормышка ашыру”, - дип өстәде И.Крутой. Үз
хыяллары турында проектта катнашучылар гариза биргәндә тутырыла торган
сораулыкта яза алалар. Быел берничә баланың хыялы тормышка ашкан инде.
Искәртергә кирәк,
бүген “Академиянең” концертлар залында беренче гала-концерт узачак. Яңа ел
каникулларында “Игелекле дулкынны” “НТВ” федераль каналында карап булачак. “Федераль
каналда күрсәтү проектка әһәмият өстәячәк”, - дип уйлый композитор.
Яңа проектка ул
уңышлар теләде һәм киләчәктә әлеге фестивальдә катнашучылар халыкара дәрәҗәгә
чыгарлар, дигән ышаныч белдерде.
“Шәһәребеә
киләчәктә нинди буласы турында уйлаганда, без аны яшәү өчен уңайлы, куркынычсыз
шәһәр итеп кенә түгел, игелекле шәһәр итеп тә күрергә теләдек”, - диде шәһәр
башлыгы. “Игелекле Казан” проектын башлаганда, сәләтле балаларның күплеген,
сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗатта чикләнмәгән
булуын күрдек, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – “Игелекле дулкын” проектын
башлап, бу зур бер океан, дип әйтәсе килә”. Мэр сүзләре буенча, фестивальдә
төрле шәһәрләрдән төрле яшьтәге балалар катнаша ала. “Игелекле дулкын”
фестивале мәйданчыгы балаларның бергәләшеп эшләү урыны булачак. Фестивальне уздыру
сәләтле балалар һәм яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән.
“Безне игелек,
игелек эшләргә омтылыш һәм сәләтле балаларыбыз берләштерүен телибез”, - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Ул композитор
Игорь Крутойга рәхмәтен белдерде һәм аның җитәкчелеге астында һәм аның сәләте
ярдәмендә Татарстан башкаласында күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды, дип
искәртеп үтте.
“Игелек океаны “Игелекле
дулкынны” илебез чикләренә генә түгел ,
анна да зуррак дәрәҗәгә кадәр күтәрсен”, - диде Илсур Метшин.
Соңрак, пресс-конференциядә
“Игорь Крутой популяр музыка академиясе” генераль директоры Стелла Хачанянц сөйләгәнчә,
фестивальдә катнашучылар яше – 9-дан 16-га кадәр. Алар үзләренең сәләтләрен вокал,
хореография, актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте кебек юнәлешләрдә күрсәтә
алалар.