(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы ноябрь, Алсу Сафина). 2018 елның җәенә Казанда “Водоканалның”
чистарту корылмаларыннан аңкып торган ис мәсьәләсе хәл ителәчәк. Бу хакта
журналистларга Казан Мэры Илсур Метшин пресс-тур барышында сөйләде. Хәзер канализация биологик чистарту корылмаларында һава
чистарту системасы куелган саклау капкачларын монтажлау эшләре бара. Шәһәр башлыгы
сүзләре буенча, эшләр тәмамлангач, казанлылар ис турында мәңгегә оныта алачак.
“Водоканал”
директоры Андрей Егоров
журналистларга һәм шәһәр башлыгына технологик иснең ничек барлыкка килүен
стендларда күрсәтте. А.Егоров искәртүенчә, узган ел Татарстан Президенты һәм
Казан Мэры тарафыннан әлеге җитди проблеманы хәл итү карары кабул ителде һәм
тиешле проект эшләнде. Ул чистарту корылмаларының технологик объектларын чистарту
алынма конструкцияләр белән каплауны күз уңында тота. 25 корылма әлеге
конструкцияләр белән капланырга тиеш. Моннан кала, һава чистарту системасы
каралган. “Проект буенча капланырга тиешле мәйдан 20 мең кв.м. булачак – бу өч
футбол кыры кадәр”, - диде “Водоканал” директоры. Билгеләп үтәргә кирәк, охшаш
конструкцияләр Мәскәү һәм Череповец чистарту корылмаларында кулланыла.
Илсур Метшинның
эш сроклары турындагы соравына Андрей Егоров графиктан тайпылышлар юк, дип җавап бирде. “Барысы
да график буенча бара. Конструкцияләр җәен ныгытылачак. Ноябрьдә җайланамалар
кайтарылды, хәзер монтажлау эшләре бара, 15% монтажланган”, - дип хәбәр итте
ул. Шулай итеп, киләсе елга 25 корылма “капкач астында” калачак.
Казан Мэры
билгеләп үткәнчә, “Водоканалның” чистарту корылмалары – “шәһәр хуҗалыгынның төп
проблемаларының берсе”. “Бу күптәнге проблема. Аллага шөкер, хәл итү юлы
табылды. Республика Президенты җитәкчелеге астында берничә зур киңәшмә узды –
технология сайланды, Россия һәм БДБ илләренең иң яхшы тәҗрибәсе өйрәнелде. Хәл итү
юлы табылды – 2018 елның май аена эшләрне тәмамларга планлаштырабыз”, - диде
журналистларга Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы
игътибар иткәнчә, чистарту корылмаларыннан килгән исне Идел буе районында,
аерым алганда Победилово һәм Борисково бистәләрендә, генә түгел, кайвакыт
үзәктә дә сизеп була. “Ни өчен шулай булганны хәзер җентекләп сөйләп тормыйбыз.
50 ел элек төзелгән әйберләр. Шәһәр шулай үсәр, дип уйланылмаган. Без
перспектива турында сөйләмибез, ә хәл итү юлы табылды, дип әйтәбез. Калган ярты
елда эшләрне тәмамлап, ис хакында онытырга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.
Әлеге мәсьәләнең Экология
елында чишелүе, проектның экологик стандартларга туры килүе аерым әһәмияткә ия.
Процесс өч стадиядән тора: механик, биологик һәм химик чистарту стадияләре. Бу
юынтык суларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә Иделгә
санитар-гигиена таләпләренә җавап бирә торган су әйләнеп кайта.
“Безнең өчен бу
җитди проект. Әлеге сораулар халык өчен бәяләр артусыз хәл ителде, - дип
ассызыклап үтте Илсур Метшин. – Бу “Водоканал” тарифында булган инвест өстәүләр
(тоташкан челтәрләр тарифларында - искәрмә), республика һәм шәһәр бюджеты чаралары”.
Искәртергә кирәк, гомуми бәясе – 573 млн. сум.
Хәл ителәсе тагын
бер мәсьәлә – ләм калдыклары. Модернизациянең алдагы этабы булып калдыкларны
термомеханик эшкәртү цехын төзү тора. Яңа технология ярдәмендә ләм кырлары
бетәчәк.
“Проект
документлары әзер, декабрьдә ул экспертиза үтәчәк. Шуннан соң, аукционга чыгачакбыз,
тендерда иң яхшы бәя, технология, сроклар тәкъдим иткән оешма билгеләнәчәк, -
диде Мэр. 2019 ел азагына ләм калдыкларыннан арынырга уйлыйбыз”.
Илсур Метшин түбәндәге
мәгълүматларны китерде: бүген һәр көнне 300 тоннага якын ләм калдыклары эшләнә.
Яңа цех 400 тонна егәрлек белән проектлашытырыла. “Ягъни 100 тонна запаста бар”,
- диде шәһәр башлыгы. А.Егоров билгеләп үткәнчә, проектны бәйгедә җиңгән “Ростовводоканал” әзерләгән.
Пресс-тур
барышында журналистлар
калдыкларны механик ысул белән сусыз калдыру процессын күрә алдылар. “Водоканал”
директорының беренче урынбасары Марат Сәләхов калдыкларны ләм
булганчы сусызландыру процессы барышы турында сөйләде.
Механик сусызландыру
цехы фильтр-пресслардан тора. Хәзерге цехта калдыклар 75 процентка
сусызландырыла.
“Проектлаштырыла
торган җылылык белән утилизацияләү цехы калдыкларны 5-7 тапкырга киметергә һәм
юл төзелешендә, рекультивация эшләре барышында файдаланырга мөмкин булган азаккы
продукт алырга ярдәм итәчәк”, - диде М.Сәләхов. Азаккы продуктның экологик
сертификаты булачак.
Ләм кырлары
турындагы сорауга “Водоканал” директоры сөйләгәнчә, хәзерге вакытта “технология
сайлау буенча эшләр бара, ул сайлангач, проектка заказ биреләчәк”.
Шәһәр хакимияте
каршында торган өченче мөһим бурыч – “Заречная” КНС. “Әлеге мәсьәлә белән сез таныш, ул инде
тәмамлану стадиясендә. Барлык Заречье территориясенә җитәрлек егәр ачабыз, ә
анда зур төзелеш мәйданчыклары бар”, - диде ул.
“Шәһәрленең
күзенә күренмәгән өч зур мәсьәлә бар. Аларны хәл итү “Водоканал” эшчәнлегенең ышанычлылыгын
тәэмин итәчәк һәм төзелеш компанияләренә яңа микрорайоннарга һәм комплексларга
инвестицияләү мөмкинлеге бирәчәк”, - дип тәмамлады Мэр.