(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче ноябрь, Антон Ноздрин). Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия
сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле бүлегенең XXVIII
конференциясе узды. Конференцияне партиянең Казан җирле бүлеге сәркәтибе, Казан
Мэры Илсур Метшин уздырды. Көн тәртибендә 2017 елның эш нәтиҗәләре һәм киләсе
периодка куелган бурычлар торды.
215 делегаттан 205
кеше катнашты, карар кабул итү өчен кворум җыелды. Конференциядә шулай ук “Бердәм
Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле
бүлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Гречанникова, партиянең Татарстан
төбәк бүлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, партиянең
Татарстан төбәк бүлеге сәркәтибенең урынбасары Римма Ратникова, РФ Дәүләт
Думасы, ТР Дәүләт Советы, шәһәр Думасы депутатлары катнашты.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, узган конференциядә партянең җирле бүлегенең җитәкче
органнарының яңа составы сайланган иде һәм бу ел эчендә эшчәнлек нәтиҗәсе
сизелерлек артты. “Без системалы партия эшчәнлегенә, программаларны гамәлгә
ашыруга һәм халкыбыз фикеренә игътибар бирдек”, - диде партиянең җирле бүлеге
сәркәтибе.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, җирле бүлекнең яхшы эшчәнлеген партиянең үзәк комиссиясе югары
бәяләде. “Өч квартал рәттән республиканың җирле партия оешмалары арасында
барлык күрсәткечләр буенча да алда барабыз”, - диде шәһәр башлыгы. Шулай да
тынычланырга ярамый. Аның сүзләре буенча, хәзер шәһәрлеләр, оешмалар
активистлары белән тыгыз эш алып барырга кирәк. “Бездә позитив көн тәртибе –
сүзләребез артында конкрет эшләр тора. Казан күрсәткән үсеш темплары – шуның ачык
дәлиле”, - диде шәһәр Мэры.
И.Метшин
эшчәнлекнең кайбер нәтиҗәләрен атап үтте. Агымдагы елның 9 ае эчендә Казан
икътисадына 101,5 млрд сум акча кергән, бу узган елның 9 ае белән чагыштырганда
2,3% артык, эксплуатациягә кертелгән торак күләме 9% арткан һәм аларның гомуми мәйданы
ярты млн кв.м тәшкил итә, демографиядә уңай динамика саклана. “Казан – уңайлы тормыш
шартлары булдыру буенча лидерларның берсе”, - диде И.Метшин.
Шәһәр Мэры
сөйләгәнчә, ТР Президенты ярдәме белән агымдагы елда юл эшләренә тиңдәшсез
күләмдә акча бүленгән. 3 млн кв.метрдан артык асфальт капламы, шул исәптән 175
юл, 340 йорт ишегалды, 46 квартал эчендәге юллар төзекләндерелде.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, мөмкинлектән чыгып, капиталь төзекләндерү программасын башка төр
программалар белән аралаштыралар. Моның ярдәмендә эре йортлар ишегалларында
спорт һәм балалар мәйданчыклары төзеп була. “Соңгы елларда 82 универсаль спорт мәйданчыгы
булдырылды, 80 ишегалдында турниклар һәм борыслар урнаштырылды”, - диде шәһәр
башлыгы.
Шәһәр башлыгы
фикеренчә, казанышлар һәм уңышлар гамәлдәге сәяси модель һәм хакимият
органнарының бердәм эшләве ярдәмендә мөмкин булды. “Без – бердәм команда,
көчебезне каршылыкка түгел, ә гомуми максатыбызга – кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен
яхшыртуга юнәлдерәбез”, - диде сәркәтип.
Киләсе периодка
куелган бурычлар хакында сөйләгәндә, И.Метшин Россия Президентын булачак сайлаулар
турында әйтте. “Киләсе көн тәртибендә – сайлау кампаниясен уздыруга әзерлек. Партия
әлеге эшләрдән читтә кала алмый. Безнең өстебездә сайлаучылар белән урыннарда тыгыз
элемтә урнаштыру җаваплылыгы тора”. Аның фикеренчә, ТР Президентының ТР Дәүләт
Советына юлламасында әйтелгән бурычларны үтәү киләсе елга ориентир булырга
тиеш. Партиянең Казан җирле бүлеге сәркәтибе билгеләп үткәнчә, республика
үзенең үсешен дәвам итә, илдә күпчелек социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы
урыннарда тора. И.Метшин әйткәнчә, Казан республика программаларын тулы күләмдә
гамәлгә ашыра. Торакны, юлларны, ишегалларын, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын
капиталь төзекләдерү, җәмәгать киңлекләрен яңарту дәвам итәчәк.
Илсур Метшин кире
элемтәнең заманча механизмнарын киңрәк кулланырга киңәш итте. “Сайлаучылар һәм
җәмәгать институтлары белән элемтәне ныгытырга кирәк. Депутатлар, бигрәк тә
проблемалы сораулар вакытында, вакыйгалар үзәгендә булырга тиеш, бу сораулар
һәм аларны чишү юллары һәрвакыт көн тәртибендә булырга тиеш”, - диде сәркәтип.
Моннан кала, делегатлар
партиянең Казан җирле бүлегенең Җирле сәяси советы составындагы үзгәрешләрне
расладылар һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк
бүлегенең XXVII конференциясенә делегатлар сайладылар. Конференция азагында
традиция буенча Илсур Метшин яңа партия әгъзаларына партбилетлар тапшырды. Моннан
кала, “Бриз” компанияләр төркеме директоры Андрей Беляковка, “Главинвестстрой”
Кама аръягы территориаль дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Евгений Кузнецовка
һәм Казан Башкарма комитеты Ритуаль хезмәтләр оештыру буенча идарә җитәкчесе Марат
Ишкинга рәхмәт хатлары бирелде.