(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген “Бердәм Россия” Казан җирле бүлеге
Башкарма комитетында (Жуковский ур., 12) Казан Мэры Илсур Метшин гражданнарны
кабул итте. Мэр Алексей Двугрошевка эшче һөнәрен алырга ярдәм итәргә кушты, ә
Фәридә Зәйнуллинаны 8 яшьлек кызы белән Казан ратушасына яңа ел спектакленә
чакырды.
24 яшьлек казанлы
Алексей Двугрошев шәһәр башлыгына материаль ярдәм алуда һәм эшче һөнәре
үзләштерүдә булышлык итәргә сорап мөрәҗәгать итте. Алексей үзенең 8 яшьлек кече
сеңлесенең опекуны булып тора, кыз Идел буе районының гомуми белем бирү мәктәбендә
2 класста белем ала. Егет 18 яшеннән сеңлесен карый, шул сәбәпле мәктәптән соң
белем ала алмаган. Хәзерге вакытта ул “Казметростройда” электрослесарь булып
эшли, әмма эретеп ябыштыручы һөнәре буенча һөнәри белем алырга тели.
Казан Мэры
Алексейның теләген хуплады. “Оста эретеп ябыштыручылар – алтынга тиң”, - дип
билгеләде Казан Мэры һәм әлеге һөнәргә хәзер ихтыяҗ зур, дип өстәде.
Балалар һәм
яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов билгеләп үткәнчә, урта һөнәри
белем бирү йортларында уку башланды, ләкин урыннар булган очракта, абитуриентны
1 декабрьгә кадәр кабул итә алалар. Илсур Метшин Айрат Фәизовка әлеге мәсьәләне
хәл итәргә һәм 1 декабрьгә кадәр Алексей Двугрошевны эретеп ябыштыручылар
әзерли торган уку йортына билгеләргә кушты.
Эш мәсьәләсенә
килгәндә, Мэр эш бирүче Алексейга укуын һәм эшен бергә алып барырга мөмкинлек
бирер, дигән ышаныч белдерде.
Моннан кала,
шәһәр башлыгы кушуы буенча, Алексей һәм сеңлесе өчен кышкы киемнәр һәм көнкүреш
техникасын алуда ярдәм ителәчәк.
“Тормыш әкренләп
җайланыр – сеңлең дә тиздән үсәр, үзең дә аякка басарсың, - диде Илсур Метшин
яшь казанлыга. – Сыгылып төшмәвең бик яхшы. Үзеңә дә, сеңлеңә дә ярдәм итәрбез –
район аша мөрәҗәгать ит. Мондый гаиләләр күп түгел, бу – уникаль хәл”. Шул ук
вакытта Казан Мэры билгеләп үткәнчә, аякка басуда Алексейның үзенең активлыгы
да роль уйный.
Мэрга шәһәрле
Фәридә Зәйнуллина да мөрәҗәгать итте. Ул 8 яшьлек инвалид бала анасы. Кызы Идел
буе районының гомуми белем бирү мәктәбендә укый. Бала Яңа ел бәйрәмен бик ярата
һәм шәһәрдә традицион рәвештә уздырыла торган чараларның берсендә буласы килә. Илсур
Метшин Фаридә Зәйнуллинаны кызы белән Казан ратушасына яңа ел спектакленә
чакырды, балага анда яңа ел бүләге биреләчәк.
Гражданнарны
кабул итүдә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей
Лобов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур
Алибаев катнашты.