(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче ноябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов “Корстон” кунакханә-сәүдә һәм күңел ачу комплексында үткән Татарстан
православие җәмәгатьчелегенең III форумында катнашты.
Форумда Россия
Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле
Михаил Бабич, Казан Мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Федераль
Милләтләр эшләре агентылыгы җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук Рус Православие
Чиркәвенең башка вәкилләре дә катнашты.
Форумда
катнашучыларга һәм кунакларга 2015-2017 елларда Татарстанда православие үсешенә
багышланган документаль фильм күрсәтелде. Шуннан соң, сәламләү сүзе белән Михаил
Бабич мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге формуга тиңдәш чаралар юк, ул
төрле сораулар буенча фикер алышу өчен яхшы мәйданчык булып тора.
Михаил Бабич искәрткәнчә,
Идел буе федераль округында 43 епархия һәм 4 меңнән артык приход бар. Моннан кала,
25 православ гимназияләре һәм мәктәпләре, 6 диния семинарияләре, 8 диния
училищелар бар. 2015 елдан башлап “Православ укытучы” бәйгесе уза, анда 740
педагог катнашкан инде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 2014-2017 елларда Идел буе
федераль округында муниципаль милектән 191 культ корылмасы күчерелгән.
Үз чиратында Рөстәм
Миңнеханов та форумда катнашучыларны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, форумны
уздырыр алдыннан җитди эш башкарылды – руханилар җыелышлары, приходлар активы
белән очрашулар. “Вакыт мондый аралашу форматының кирәклеген күрсәтте”, – диде
Рөстәм Миңнеханов. Ул руханиларның күпмилләтле республикабызда тынычлык һәм
иминлекне саклауга зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан митрополиясе өчен Богородицкий монастыреның Казан Мәрьям-ана иконасы
соборын торгызуны әһәмиятле вакыйга дип атады. “Җәмгыятьтә рухи яңарышның
уңайлы тормышыбыз өчен ныклы нигез булуын аңлау бар, - диде Татарстан
Президенты. – Республикада рухи белемгә аерым игътибар бирелә. Әлмәт һәм Чистай
епархияләрендә рухи-мәгърифәт үзәкләре булдырылды. Тарихи изге урыннарны
торгызуга зур игътибар бирелә. Күп еллык хезмәт нәтиҗәсендә ЮНЕСКО Бөтендөнья
мирасы исемлегенә Успенье соборы һәм Свияжск утрау шәһәренең монастыре кертелде”.
Рөстәм Миңнеханов
искәртүенчә, Татарстан ярдәме белән Казан кафедраль соборын торгызу буенча зур
эшләр башкарылды, әһәмиятле вакыйга булып митрополит Андрианга һәйкәл ачу
булды.
“Татарстанда дини
ихтыяҗларны гамәлгә ашыру өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган, - дип
белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Аларның нигезе – 2015 елда Татарстан Республикасы
Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте, Рус
Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Рус Православие Иске обряд
Чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында төзелгән килешү”.
Моннан тыш, III
форум кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Рус Православие Чиркәвенең
II дәрәҗә «Дан һәм намус» ордены тапшырылды. Бүләкләү турындагы Указ Мәскәү һәм
Россия Патриархы Кирилл тарафыннан имзаланган, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.