(Казан шәһәре KZN.RU,
23-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин республика программасы
буенча төзекләндерелгән Симонов ур., 6 адресы буенча урнашкан “Арена”
яшүсмерләр клубын карап кайтты. Хәзер балалар традицион түгәрәкләрдән тыш 3Д
модельләштерү, робототехника, интеллектуаль уеннар секцияләренә йөри, фехтование
күнекмәләренә өйрәнә алачаклар.
1992 елда
төзелгән “Арена” клубы бинасында төзекләндерү эшләре язын башланды. Шул вакыт
эчендә биредә су һәм җылылык белән тәэмин итү системалары, канализация, электр
челтәрләре алмаштырылды, түбә, фасад, керю төркемнәре төзекләндерелде.
Элек биредә
каратэ секциясе булган, моннан кала балалар хореография, вокал, брейк-данс, гомуми
физик әзерлек белән шөгыльләнгәннәр, иҗади студия эшләп килгән. “Подросток” МБУ
директоры урынбасары Эльмира Дербина сөйләгәнчә, элек биредә 300 кеше шөгыльләнә
алган. Төзекләндерелгәннән соң, тәрбияләнүчеләр саны якынча 700 кешегә җитәчәк.
Аның сүзләре буенча, спорт юнәлешеннән кала, клубта башка өлкәләр дә
үстереләчәк. Аерым игътибар техник иҗат һәм интеллектуаль үсеш өлкәләренә
биреләчәк.
Клубта фехтование
секциясе барлыкка киләчәк. Билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта әлеге спорт
юнәлеше бары тик Республика махсус балалар-яшүсмерләр фехтование буенча олимпия
резервы спорт мәктәбендә генә бар. “Казан фехтование үзәге” автоном коммерцияле
булмаган оешма җитәкчесе Илья Мокрецов билгеләп үткәнчә, шуңа күрә аны Казанның
төрле районнарында үстерү идеясе барлыкка килде.
Мэр клубта
вакытта 4 ел буе фехтование белән шөгыльләнүче малайларның дәресе бара иде.
Илсур Метшин юнәлеш җитәкчесенннән спорт залының тиешле таләпләргә никадәр туры
килүен сорады. “Башлангыч дәрәҗә өчен – яхшы”, - диде Илья Мокрецов. Ул сөйләгәнчә,
хәзер секциягә язылу бара, якын-тирә мәктәпләргә игъланнар бирелгән. Фехтование
белән 7 яшьтән узган кызлар һәм малайлар шөгыльләнә ала.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, Казанның үзенең бик яхшы фехтование традицияләре бар. “Казан
фехтование мәктәбе һәрвакыт көчле иде, Казанны гына түгел, илебезне дә таныткан
олимпия чемпионнарыбыз да булды”, - дип искәртте шәһәр башлыгы. Аның сүзләре
буенча, яшь спортчыларга үрнәк булырдай кешеләр бар. “Сезнең Идел буенда,
Россиядә, Европада һәм дөньяда казанган уңышларыгыз турында ишетү минем өчен
зур бүләк булачак”, - диде Мэр.
Башка классларда
бу вакытта каратэ һәм самбо дәресләре бара иде. Казан Мэры тренерлар белән
аралашты. Сүз уңаеннан, ачылачак түгәрәкләр һәм секцияләр арасында көрәш, тхэквондо,
воркаут, ритмика, заманча бию, нәфис гимнастика булачак.
Мэр шулай ук
театр студиясен һәм спидкубинг – интеллектуаль уен – бүлмәсен дә карады. Интеллектуаль
уеннар юнәлеше җитәкчесе Шамил Нигъмәтуллин И.Метшинга шакмакны тиз җыюның төрле
методикалары турында сөйләде. Ул Мэрга Казанда спидкубинг буенча Европа
чемпионатын уздыру теләге белән мөрәҗәгать итте. “Инициативаны хуплыйм”, - диде
Мэр.
Билгеләп үтәргә
кирәк, быел республика программасы буенча, Татарстанда 8 яшүсмерләр клубы
төзекләндерелде. Моннан кала, “Витамин” һәм “Җәлил” клублары инвесторлар
хисабына төзекләндерелде. Күптән түгел, шәһәрнең Совет районында “Авангард”
яшүсмерләр клубы бар көченә эшләп китте.